Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Габделхак Мотыйгуллин корбанлык турында: Республикада сарык бөтен кешегә җитәрлек

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында Корбан бәйрәменә әзерлек буенча киңәшмә уза. Мөселманнарның олы бәйрәме быел 27 майда узачак.

Гадәттә, корбан чалу мәйданчыкларында сарыкларны алдан хәстәрләп куялар. Терлекләрне башка төбәкләрдән эзләмичә, Татарстан хуҗалыкларыннан табып, килешеп куйсыннар өчен, белгечләр шушы сөйләшүгә җыелган. Киңәшмәдә ТР Рәисе Администрациясе, Казан Башкарма комитеты вәкилләре, имамнар, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, бәйрәм чорында биологик калдыкларны дөрес итеп утилизацияләү өчен җаваплы дәүләт хезмәтләре вәкилләре катнаша.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Көн кадагына корбанлыкларны республикага кертү кагыйдәләре, корбан чалучыларның эшен оештыру, сую мәйданчыкларыннан дөрес файдалану, бәйрәм вакытында тәртип өчен җавап бирүче хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру белән бәйле сораулар куелган.

«Мондый киңәшмәләрне ун елдан артык уздырабыз. Корбанга әзерлекне без инде Рамазан аеннан соң ук башлыйбыз. Корбан бәйрәме югары дәрәҗәдә узсын дип тырышабыз. Ике ай тулысынча Корбан бәйрәменә әзерләнеп уза. Бөтен республика буенча барлык нормалар үтәлсен дип кайгыртабыз. Корбанлыкларны алдан сайлап куярга, тикшерелгән кешеләрдән алырга киңәш ителә», – диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин журналистларга киңәшмә алдыннан.

Габделхак Мотыйгуллин киңәшмәдә, республикага башка төбәкләрдән вак мөгезле терлек керткәндә, санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен ветеринария хезмәтләре тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләде.

«Сарыкларны башка төбәкләрдән кертмәскә дип өндибез. Республикада сарык бөтен кешегә җитәрлек. Каяндыр читтән сарык эзләп йөрүгә бернинди ихтыяҗ юк. Бездәге сарыкларга тулысынча гарантия бирә алабыз. Аннары үзебездә терлек үрчетүчеләргә дә ярдәм итәргә кирәк бит, шуңа Татарстанда алырга чакырабыз. Чит төбәкләрдәге сарыклар безнекеләрдән берни белән дә аерылмый», – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Аның сүзләренчә, республикада 200 меңнән артык сарык бар. Ел саен мәйданчыкларда 13 мең сарык суела, шуның 6 меңнән артыгы – Казанда.

Фото: © «Татар-информ»

«Хак аркасында ямьсез күренешкә эләгергә мөмкин»

Габделхак Мотыйгуллин, арзан бәя артыннан куып, күңелсез хәлгә калу ихтималлыгы турында да кисәтте. «Башка регионнарда ниндидер проблемалар аркасында корбанлыкның хакы арзанрак булырга мөмкин, ләкин хак аркасында ямьсез күренешкә эләгү дә мөмкин», – диде.

Ул былтыр республикада 51 сугым мәйданчыгы эшләгәнен, шул исәптән 17се Казанда булганын әйтте. Быел исә Татарстанда корбан чалу өчен 61 мәйданчык әзерләнәчәк, шул исәптән 18е – Казанда.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Корбан бәйрәме алдыннан законсыз юл белән документсыз гына терлек кертү очраклары да юк түгел. 2024 елда андый хәл Казан мәчетләренең берсендә булган. «Соңгы мизгелгә кадәр ул кешеләр барыбер сөйләшеп, хәл итеп булыр дип уйладылар. Төрлечә тырышып карадылар, барыбер сатарга рөхсәт итмәдек, аларга сарыкларны кире җибәрергә туры килде. Быел да шул хакта кисәтәбез: каяндыр документсыз терлек кайтарталар икән, кире җибәрәчәкбез. Иң яхшысы – республикадагы шәхси хуҗалыклардан алулары», - диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул Чувашстанның Батыр районында пастереллез авыруы таралуы турында да искәртте. «Куркыныч йогышлы авырулар буенча республикада вазгыять имин. Пастереллезга каршы вакцинация күптәннән уздырыла. Ул бактерия күп таралган, аны вакцина гына тотып тора ала. Билгеле, Чувашстаннан әлегә терлек кертелми. Ә болай башка җирләрдән терлек кертү элеккечә Баш ветеринария идарәсе белән килештереп кенә рөхсәт ителә. Әгәр ул төбәктә йогышлы чирләр буенча вазгыять имин булса, кертергә ярый. Безнең белгечләр бу көннән башлап санкцияләнмәгән рәвештә терлек кертү булмасын дип, гел күзәтчелек итәчәкләр», – дип белдерде Габделхак Мотыйгуллин журналистларга.

Терлек кертүдә төп таләпләр:

  • йогышлы авырулар кермәсен өчен, сарыкларны Татарстанда алырга киңәш ителә
  • Терлек Баш ветеринария идарәсе белән килештереп кенә кертелә
  • Һәр партия терлеккә ветеринария документы рәсмиләштерелә
  • терлекләр «Хорриот» системасына кертелергә һәм колакларында тамгалар булырга тиеш
  • Терлек керткәч, шул район һәм шәһәр ветеринария идарәсенә хәбәр итәргә кирәк
  • Чалуга карантин чаралары узган сәламәт терлек кенә рөхсәт ителә

Корбан чалу мәйданчыкларында таләпләр:

  • Сую мәйданчыклары каты өслекле булырга, биологик калдыклар җыю өчен контейнерлар белән җиһазланган булырга, кан һәм органик калдыкларны җыю өчен савытлар булырга тиеш.
  • Барлык калдыклар үзәкләштерелгән рәвештә эшкәртүгә җибәреләчәк.

Бәйрәм көннәрендә барлык мәйданчыкларда ветеринар-санитар экспертлар кизү торачак. Алар корбанлык итен социаль учреждениеләргә тапшырырга теләүчеләр өчен иткә экспертиза ясап, кирәкле документларны әзерләп бирәчәк. Ветеринария белешмәсеннән башка ит кабул итү тыела.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *