Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2027 елда һәр татарстанлы «Ядкяр» порталында үз шәҗәрәсен карый алачак

Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты һәр татарстанлының нәсел шәҗәрәсен булдыру максатында «Ядкяр» проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта Арча үзәк китапханәсендә узган очрашуда архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Очрашу барышында төп игътибар гаилә тарихын өйрәнүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм бу эшкә яшь буынны җәлеп итүгә юнәлтелде.

Гөлнара Габдрахманова нәсел шәҗәрәсен өйрәнүнең җәмгыять өчен әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, бүген күп кенә гаиләләр үзләренең нәсел тамырларын белми, ә бу исә тарихи хәтернең өзелүенә китерергә мөмкин.

«Документларда кешеләрнең исем-фамилияләре генә түгел, ә аларның тормыш юлы, шөгыльләре, гаилә традицияләре турында да мәгълүмат бар. Безнең бурыч – бу байлыкны халыкка җиткерү», – дип билгеләп үтте ул.

Архив комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, архив документлары белән эшләү шактый катлаулы эш булып тора. Күп кенә чыганаклар гарәп графикасында, иске татар телендә, шулай ук борынгы рус һәм славян телләрендә язылган. Шуңа күрә шәҗәрә төзү эшендә махсус белем һәм төгәллек таләп ителә.

Очрашуда шулай ук цифрлаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзерге вакытта архив материалларын электрон форматка күчерү актив алып барыла. Барлык архив документлары да тәрҗемә ителеп беткәннән соң һәр татарстанлы электрон рәвештә үз шәҗәрәсен ала алачак.

«Ядкяр» порталы 2027 елда ачылыр дип көтәбез», – дип билгеләп үтте Гөлнара Габдрахманова. Ул шулай ук район халкын да әлеге әлеге эштә актив катнашырга чакырды.

«Һәр авылда актив кешеләрне билгеләп, уртак көч белән тарихи материалларны җыю һәм эшкәртү бурычы куела», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *