Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Миннән бүләк» марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Муса Җәлил музей-фатирында «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Миннән бүләк» марафоны җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.

Укучыларны «Сабантуй» журналы белән кызыксындыру максатыннан социаль төркемнәрдә дә даими бәйге-акцияләр үткәрелә, марафоннар оештырыла. «Миннән бүләк» марафоны инде дүртенче ел рәттән уздырыла. Ул 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелә. Әлеге марафонда әти, бабай, абый, энекәшләре булган барлык гаиләләр дә катнаша ала. Марафон кысаларында катнашучы балалар, редакция тарафыннан бирелгән тематик биремнәрне үтәп, үзләренең «ВКонтакте» битендә башкарган эшләрен яктыртып барырга тиеш иделәр.

Быелгы марафон герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры белән берлектә үткәрелде. Марафон кысаларында тәкъдим ителгән биремнәр шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле иде.

«Соңгы ике елда бу марафонны бүләкләү тантанасы белән тәмамлыйбыз. Узган елны азрак күләмдә җыйган идек, быел инде җиңүчеләрне арттырдык. Ике атна эчендә җиде биремне укучылар бик оста итеп башкарды. Аларга әти-әниләре, укытучылары ярдәмгә килде. Без инде 50 катнашучыны да бу тантанага чакырыр идек, әмма Муса Җәлил музей-фатирына моның кадәр кеше сыймый. Ә бу музейны күп кешенең, хәтта кайбер әти-әниләрнең дә күргәне юк, шуңа иң-иңнәрен сайлап кына чакырдык», - дип бүләкләү чарасын ачып җибәрде «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова.

Марафон биремнәре патриотик рухны үстерүгә һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтелә, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгына, иҗатына укучылар арасында кызыксыну уяту бәйгенең максаты булып тора. Быел марафонга 70ләп бала кушылган. Шуларның 50се барлык биремнәрне дә үтәгән.

«Без мондый чараларга бик нык сөенәбез, чөнки саф татар балаларын үзебездә күрү зур куаныч. Әлбәттә инде, шундый чараларда катнашу балалар өчен дә, әти-әниләр, укытучылар өчен дә зур әйбер булып тора. Мондый бәйгеләргә, гадәттә, бөтен гаилә белән әзерләнәләр. Барыгызны да шундый җиңү яулавыгыз белән котлыйм», - диде Муса Җәлил музей-фатирның өлкән хезмәткәре Ләйсән Харасова.

Марафонның географиясе дә киң. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәре, Ютазы, Саба, Арча, Сарман, Теләче, Минзәлә, Әгерҗе районнарыннан балалар актив катнашкан. Шунысы куанычлы, быелгы марафонда гаиләләр белән катнашучылар саны узган елгыга караганда күбрәк. Марафонда катнашучылар арасыннан 7 номинация буенча җиңүчеләр сайлап алынган.

Оста рәссам:

  • Альмир Галимҗанов (Ютазы районының Акбаш мәктәбе)
  • Адилә Зиннәтова (Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия)
  • Сөләйман Миңнуллин (Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбе)

Оста шигырь сөйләүче:

  • Нәфисә Исламова (Теләче районы Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә мәктәбе)
  • Мәликә Исламова (Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе)

Алтын куллы оста:

  • Адел Габидуллин (Чаллы шәһәре)
  • Азалия Шәфигуллина (Казан шәһәренең 183 нче гимназиясе)

Оста пешекче:

  • Жасмин Гафетдинова (Казан)
  • Гүзәл Кәримова (Чирмешән районы «Чирмешән лицее»)
  • Мәликә Фазылҗанова (Арча районы Апаз урта мәктәбе)

Оста хат язучы:

  • Алия Фазлыйәхмәтова (Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе)
  • Гөлсылу Хәертдинова (Саба районының Шекше төп мәктәбе)
  • Азизә Айнетдинова (Минзәлә шәһәре гимназиясе)

Иҗади гаилә:

  • Сәйдә, Самат һәм Данир Галимҗановлар (Кукмара районы К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе)
  • Алия һәм Илшат Фәйзрахмановлар (Ютазы районы Уруссу бистәсе гимназиясе)

Иң оригиналь катнашучы:

  • Камил Галимбеков (Саба районы «ОНИКС» мәгариф үзәге)
  • Ясминә Морадимова (Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия)

Махсус урын – иң яшь катнашучы:

  • Нургали Миңнеханов (Казан шәһәре)
  • Ислам Сәлахов (Казан шәһәре)
  • Ясминә Зәйдулина (Казан шәһәре)

Бүләкләү тантанасы узгач, балаларга Муса Җәлил музей-фатиры буйлап экскурсия үткәрелде. Муса Җәлилнең балачагы һәм мәктәп еллары хакында тыңлау балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә кызыклы булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *