Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зиннур Хөснияр: Татар балаларына журналның да, газетаның да иң яхшылары булырга тиеш

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә «Салават күпере» журналын методик әсбап буларак куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Салават күпере» журналына нигез салучы, редакциянең җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалары өчен барлык басма матбугатның югары сыйфатлы булырга тиешлеген ассызыклады.

Шулай ук ул басманың тарихына тукталып, аның басыла башлаган вакытыннан ук тәрбиячеләргә ярдәмлек буларак уйланылуын искәртте. Аның сүзләренчә, 90нчы елларда татар балалар бакчаларында методик кулланмалар кытлыгы булганда, журнал бу бушлыкны тутыручы төп чыганакка әйләнгән.

«Башка темага, башка өлкәгә кагылышлы журнал да бастырып булгандыр. Ләкин минем ул вакытта бәләкәй генә кызым бар иде. Ул миннән әкиятләр укырга сорый иде, әмма мин китап кибетләрендә 3 яшьлек балага укырлык бер әйбер дә таба алмадым. Ул вакытта тәрбиячеләр нинди ярдәмлекләр белән эшләгәндер – белмим», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Зиннур Хөснияр балалар өчен чыга торган продукциянең тышкы күренеше һәм сыйфаты югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген, чөнки балаларны нәкъ менә «матур тышлык» кызыксындыруын билгеләп үтте.

«Рус телендә балалар өчен сары кәгазьдә «Мурзилка» чыга иде, ә «Салават күпере»нең затлы кәгазьдә буяулар белән чыгуы нәкъ менә бәләкәй балаларга аталуын сөйли иде. Татар балаларына журналларның да, газеталарның да иң яхшылары булырга тиеш», – дип ассызыклады ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева журналның бүгенге заман таләпләренә яраклашуы турында сөйләде. Ул «Салават күпере» һәм «Сабантуй» басмаларының QR-кодлар аша цифрлы дөньяга үтеп керүдә «Татмедиа» басмалары арасында пионерлар булуын билгеләп үтте. Исмәгыйлева фикеренчә, журналның мультиформатлы мәйданчыкка әйләнүе тәрбиячеләр эшен күпкә җиңеләйтә һәм кызыклы итә.

«Менә хәзер без шушы QR-кодлар ярдәмендә басма журналны чын мультиформатлы мәйданга әйләндерә алдык», – дип белдерде социаль медиалар буенча директор.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Журналның баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова узган ел башланган «Уеннар сандыгы» бәйгесенең нәтиҗәлелеген, тәрбиячеләрдән килгән видеоязмалар һәм методик эшләнмәләрнең күплеген билгеләп үтте.

«Узган елның апрелендә журналны мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә куллануның иң яхшы методикаларын ачыклау һәм тарату максатыннан «Уеннар сандыгы» бәйгесен оештырдык. Безгә бик күп хатлар һәм видеоязмалар килде. Җибәрелгән эшләр арасында төрле уеннар да, лэпбуклар да, буягычлар да бар», – дип сөйләде баш мөхәррир.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук ул 2026 елгы яңалыклар белән таныштырып үтте. «Без әкиятләр язуыбызны дәвам иттек, ләкин яңарак темаларга мөрәҗәгать итәргә тырыштык. Шулай ук безнең журнал битләрендә «Бармак театры» сәхифәсе барлыкка килде. Әкиятләрне укыгында, әлеге фигураларны кисеп, балалар белән театр да уйнап була. Шулай ук нейрочелтәр ярдәмендә әкиятләрне мультфильм итеп тә төшерә башладык. Тагын ике сәхифә – «Адымлап рәсем ясау», «Әвәләп ясыйбыз», – дип аңлатты Гөлнара Хәйдарова.

Матбугат очрашуы республиканың төрле почмакларыннан килгән иң иҗади тәрбиячеләрне бүләкләү белән тәмамланды. «Уеннар сандыгы» конкурсына кабул ителгән 50 гариза арасыннан 14се иң яхшы тәҗрибә үрнәге буларак сайлап алынган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *