Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Бүген Татарстанның «Студентлар лигасы» 240 меңнән артык яшь кешене берләштерә

КФУның УНИКС мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы «Студентлар лигасы»ның 30 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концерты узды. Сәхнәгә төбәкнең иң яхшы иҗат коллективлары чыкты, шулай ук җырчы Марат Яруллин чыгыш ясады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оешма адресына котлау хатын юллады. Аны сәхнәдән ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева укыды.

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасын – республиканың әйдәп баручы яшьләр оешмаларының берсен - утыз еллыгы белән котлыйм. Хәзерге вакытта Студентлар лигасы ике йөз кырык меңнән артык егет-кызны берләштерә. Өч дистә ел эчендә оешма зур юл үтте, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда республиканың ышанычлы партнерына һәм кадрлар, лидерлар, профессионаллар әзерләү үзәгенә әверелде», - диелә Миңнехановның хатында.

Республикада студент яшьләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә: дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, мәгариф оешмалары инфраструктурасы үсә, грантлар һәм стипендияләр раслана, студентлар үзидарәсенә булышлык күрсәтелә һәм уку чорында яшьләргә үз потенциалларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырыла. Сүз дә юк, Татарстан Республикасының «Студентлар лигасы» әлеге бурычларны тормышка ашыруда, студентларның иҗтимагый хәрәкәтен үстерүдә төп роль уйный, дип өстәде ТР Рәисе.

Татарстанның «Студентлар лигасы» - илебез өчен уникаль оешма, ул бөтен республиканың югары һәм урта махсус уку йортлары укучыларын берләштерә һәм бик күп проектларны тормышка ашыра, дип өстәде ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Студентлар лигасы» республикабыз һәм тулаем илебез өчен гаять зур кадрлар потенциалын формалаштыра. Бу - дәүләт өчен җитди таяныч. 30 ел буе тупланган тәҗрибә үз вакытында мондый оешма булдыру турында бик дөрес карар кабул ителүен күрсәтә», – дип искәртте ул.

Министр лиганың аеруча мөһим проектлары арасында торак конкурсын, транспорт грантын, төрле форумнарны һәм чараларны билгеләп үтте.

«Бүген Татарстанның «Студентлар лигасы» 120дән артык көллиятне, 45тән артык югары уку йортын колачлый. Аларның барысында да үзебезнең студентлар советлары, профсоюз комитетлары, бергәлекләр бар. Без хакимият органнары һәм студентлар арасында күпергә әверелдек», - дип аңлатты ул.

Концертта оешма үсешенә зур өлеш кертүчеләр билгеләп үтелде һәм активистларга бүләкләр тапшырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *