Татарстанда бүген 15 градуска кадәр җылы көтелә
Республикада яшәүчеләрне бүген чын язгы температура сөендерәчәк. Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якшәмбе һава урыны белән +15 градуска кадәр җылына, ә дүшәмбе һәм сишәмбе +14 градуска кадәр җылы була.
Якшәмбе бераз явым-төшем көтелә. Атна башында исә коры һава торышы урнаша.
Төнлә температура әлегә элеккечә -2..+4 градуска кадәр салкынча булачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык булуы ихтимал.