Баксиков Биектауда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында фикер алышты
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков эш сәфәре белән Биектау районында булды.
Очрашу барышында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен социаль гарантияләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителгән махсус хәрби операция ветераннарын, шул исәптән авыр яраланган хәрбиләрне эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелде.
Шулай ук тотрыклы социаль мөнәсәбәтләргә җайлашмаган гражданнарга һәм хәрби хезмәт узу сәбәпле җәзадан азат ителгән затларга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Фотолар: Биектау районы матбугат хезмәте