Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында көрәш буенча төбәкара ярышлар узды
Европадагы иң зур татар авылларының берсе – Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында көрәш буенча төбәкара ярышлар үткәрелгән. Турнир «Нур» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Россия көрәш сәнгатьләре берлеге фестивале кысаларында узган. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Турнир 2026 елның 26 июнендә Пенза өлкәсендә узачак Федераль авыл Сабан туе кысаларындагы бөтенроссия көрәш ярышларына әзерлекнең мөһим этабы булып тора.
Турнирны ачу тантанасы мәртәбәле кунаклар – Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов, Пенза өлкәсе губернаторы киңәшчесе Илья Щербаков, Пенза өлкәсе Үзәкләштерелгән диния нәзарәте мөфтие Әсият хәзрәт Уразаев, Пенза өлкәсе Көрәш федерациясе рәисе Александр Силаев, Урта Әләзән авылы башлыгы Ислам Бәхтиев катнашында узган.
Чыгыш ясаучылар төбәктә этноспортны үстерүнең мөһимлеген һәм Урта Әләзән авылының милли традицияләрне саклаудагы һәм танытудагы ролен ассызыклаган. Күп гасырлык тарихы булган милли көрәш тагын бер тапкыр төрле милләт һәм яшьтәге кешеләрне берләштерүче көч икәнен раслаган. Турнир «Эшче төркем» ирекле гуманитар отряды ярдәме белән оештырылган һәм өлкәнең төрле районнарыннан спортчыларны берләштергән.
Фото: © Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте