Татарстан елгаларында бер тәүлек эчендә суның биеклеге 25 сантиметрга кадәр күтәрелгән
Татарстанда язгы ташу дәвам итә. Бер тәүлек эчендә елгаларда суның биеклеге урыны белән 25 сантиметрга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
«Республика елгаларында узган тәүлектә суның биеклеге күтәрелү дәвам итте, ул күпчелек сулыкларда - 1-11 сантиметр, Кама аръягы елгаларында 4-25 сантиметр тәшкил итте», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Шул ук вакытта, агымдагы билгеләр әле куркыныч күрсәткечләргә җитмәгән.