Татарстанда 2026 ел башында сәнәгый җитештерү күләме 3,6 процентка арткан
Татарстанда сәнәгый җитештерү күләме 2026 елның гыйнвар-февралендә узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3,6 процентка арткан. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.
Шул ук вакытта, автосәнәгатьтә җитештерү күләменең шактый кимүе теркәлгән: автомобильләр, тагылмалар һәм ярымтагылмалар эшләп чыгару 31,8 процентка азайган.
Февральдә сәнәгый җитештерү индексы гыйнварга карата 99,4 процент тәшкил иткән.
Файдалы казылмалар чыгару тармагы (үсеш - 2,8 процент), эшкәртү производстволары (3,5 процент) һәм энергетика (10,2 процент) уңай динамиканы тәэмин итте. Иң тиз үсә торган юнәлешләр арасында электр җиһазлары җитештерүне (үсеш – 66,8 процент), шулай ук машина һәм җиһазлар ремонтлау (21,2 процент), химия сәнәгате һәм нефть эшкәртүне атап үтәргә мөмкин.
Су белән тәэмин итү һәм калдыкларны утильләштерү өлкәсендә (минус 2,8 процент), шулай ук металлургия, резина һәм пластмасса эшләнмәләр, мебель һәм машина төзелешендә җитештерүнең кимүе күзәтелгән.