Добавить новость
1 января 2026 года

World News in Tatar

Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer




Rss.plus Ria.city
Январь
2026
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Все новости

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы башлыгы нефть системасы объекты өстендә дрон бәреп төшерелүен әйтте

1 гыйнвар иртәсендә Әлмәт районы территориясендә һава һөҗүменнән саклану системасы ярдәмендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан электроника җитештерүче технопаркларны үстерү өчен 300 миллион сум алачак

2026 елда Татарстан электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын төзү, үстерү һәм (яисә) яңартуга ярдәм итү өчен 300 миллион сум күләмендә субсидия алачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бәйрәм чараларына 144 меңгә якын кеше килгән

Фото: ТР буенча Росгвардия идарәсе

Яңа ел төнендә Татарстанда яшәүчеләрнең һәм республика кунакларының иминлеген Росгвардиянең ике йөзгә якын хезмәткәре һәм хәрбие тәэмин итте. Җәмәгать тәртибен саклауга Казанның махсус моторлаштырылган полкы хәрбиләре, ОМОН сугышчылары һәм Росгвардия территориаль идарәсенең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре җәлеп ителде. Алар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә эшләде.

Ведомство мәгълүматлары буенча... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел төнендә Татарстанда 18 бала туган

Татарстанда соңгы тәүлектә – 31 декабрьдә 8.00 сәгатьтән 1 гыйнварда 8.00 сәгатькә кадәр 47 бала дөньяга килгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа туган сабыйларның 21е – малай, 26сы - кыз.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» линиягә чыга

Фото: © Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан башкаласында 7нче номерлы «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» трамвай маршруты линиягә чыга. Бу хакта Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ел трамвае көн саен 6 гыйнварга кадәр 16-17 сәгатьләрдә йөриячәк. Пассажирларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, истәлеккә фотога төшү һәм караоке-баттл көтә, дип искәрттеләр идарәдә.

Яңа ел стилендә бизәлгән трамвай вагоны 7нче маршрут буенча барлык тукталышларда да тукталачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ульяновскида милли хәрәкәтнең чишмә башында торган Асия Мөлекованы соңгы юлга озаттылар

Ульяновск өлкәсендә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торган тынгысыз йөрәкле, иманлы милләтпәрвәр, өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиум әгъзасы, «Өмет» газетасының якын дусты Асия хаҗия Галәветдин кызы Мөлекованы шәһәрнең Тимерьюл районында урнашкан «Солтан» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бигеш аэропортында вакытлыча кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Түбән Кама аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды, дип хәбәр итте Росавиация вәкиле Артем Кореняко Телеграм-каналында.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт шәһәрендә биш катлы йортта чыккан янгында 53 яшьлек ир-ат зыян күргән

Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр проспектындагы 55нче йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын икенче каттагы бүлмәдә башланган, анда мебель һәм телевизорга ут капкан.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан аэропортында чикләүләр гамәлдән чыгарылды - Росавиация

Фото: «Татар-информ»

Казан халыкара аэропортында кертелгән вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Чикләүләр гамәлдә булган вакытта бер самолет запас аэродромга китте. Бу хакта Росавиациядә хәбәр иттеләр.

Республика территориясендә Мәскәү вакыты белән 08.06 сәгатьтән пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә.

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел төненнән соң Татарстан халкының хәлләрен сорады

Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә республикада яшәүчеләрдән Яңа ел төненнән соң хәлләрен сорады.

«Исәнмесез! Хәлләр ничек?» – дип язган ТР Рәисе иртән MAX мессенджерындагы блогында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук үзенең эш кабинеты тәрәзәсеннән Ирек мәйданына ачылган күренешне дә күрсәтте. Ләкин бу юлы ул фото түгел, ә Яңа ел открыткасы иде. Мөгаен, шул рәвешле Татарстан Рәисе бүген эш көне түгел, ә бәйрәм көн дип искәрткәндер. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан аэропортыннан соң Бигеш һава аланының да эше чикләнде

Түбән Кама аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде. Һава аланы авиарейсларны вакытлыча кабул итми һәм җибәрми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында шул хакта мәгълүмат чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда янә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде, Казан аэропорты ябык

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда 2026 елның беренче көне иртәсендә яңадан «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 8.06 сәгатьтә шул хакта мәгълүмат чыкты.

Соңрак, 8.31 сәгатьтә, Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр кертелүе билгеле булды.

Соңгы тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы республикада кичә, 31 декабрьдә кертелде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайту гамәлдә булудан туктады

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайту гамәлдә булудан туктады. Хәзер ул документта күрсәтелгән датага кадәр генә гамәлдә санала, һәм әлеге дата килеп җиткәннән соң таныклык үз көчен югалта.

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты ун ел тәшкил итә. Әмма COVID-19 пандемиясе вакытында РФ Хөкүмәте вакытлы чара кертте — срогы 2022 елның... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан күпбалалы Татаренко гаиләсен котлады

Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан биш балалы Татаренко гаиләсен котлады. Бу хакта «Татар-информ»га муниципалитет башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Запуск театров, цирковой вызов и Казань в ожидании статуса: Минкульт РТ подвел итоги года

Переезды театров, «Новая волна» и «вызов года»

2025 год в Татарстане отметился реализацией крупных инфраструктурных проектов и усилением культурного присутствия на федеральном уровне. А главным вызовом и одновременно успехом года стало проведение циркового шоу «Мирас». Об этом вчера во время прямого эфира в официальном паблике Республики Татарстан во «ВКонтакте» рассказала глава Минкульта республики Ирада Аюпова.

«Вызовом этого года было создание циркового шоу. И успех «Мираса» – его итог. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт балалар йортында Яңа ел бәйрәме булды

Әлмәт балалар йортында чын-чынлап җылы һәм якты бәйрәм — Яңа ел бәйрәме узды, аны тәрбиячеләр белән бергә әзерләделәр. Балалар алдан ук номерларны репетицияләделәр, һәр детальне уйладылар, һәм аларның тырышлыгы барлык катнашучыларга күңелләрне нечкәрткеч һәм ихлас хисләр бүләк итте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Баулыда «Ак калфак» җитәкчесе Бөтенроссия бәйгесендә призлы урын алган

Бишенче тапкыр Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Анда Баулы данын «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рима Яруллина яклады һәм икенче дәрәҗә дипломга, истәлекле бүләккә лаек булды.Бу хакта «Баулы-информ» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Хыялларыгыз чынга ашсын»: Радмир Беляев Яңа ел алдыннан балалар йортында булды

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады. Балалар тәрбиячеләре белән бергә театральләштерелгән тамаша әзерләделәр.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *