Илнар Гарифуллин: «Башкортстанда Радий Хәбиров сайланса да, аның позициясе бик көчсез»

Илнар Гарифуллин: «Башкортстанда Радий Хәбиров сайланса да, аның позициясе бик көчсез»

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика җитәкчесен чираттагы сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итәргә ниятли. 9 нчы апрель көнне РФ Президенты Владимир Путинның Хәбировның бу ниятен хуплавы билгеле булды.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин «Интертат»ка биргән интервьюсында Радий Хәбиров китәчәк, Башкортстанга җитәкче итеп, исеме билгеле булмаган кеше сайланыр дигән фаразын җиткергән иде. Бүген ул «Интертат»ка ни өчен Хәбировның сайлауда катнашачагы турында фикере белән уртаклашты.

– Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелегенә бу инде көтелмәгәнрәк хәбәр булды. Күбесе Хәбировны калдырмаслар дип өметләнә иде. Сайлау формаль булса да, Владимир Путин хуплагач, ул җитәкче сайлауларда җиңәр дип аңларга кирәк инде.

Радий Хәбировка ни өчен андый мөмкинлек биргәннәрен без инде аңлыйбыз. Беренчедән, Баймактагы булган хәлләрдән соң, Башкортстан милли хәрәкәтен, басым ясап, аларны контрольгә алу турында сүз бара. Хәбиров үзе башкорт яклы җитәкче, аның таянычы башкорт халкы иде, элекке башкорт активистлары аның кул астында иде диик, ләкин Баймактагы вакыйгалар аркасында, башкорт халкы өстеннән контрольне югалтты. Шуңа күрә, башкорт вәкиле буларак, аңа кайтырга дип мөмкинлек бирделәр. Чынбарлыкта ул шул бәйсез башкорт милли хәрәкәтен бетерергә тиеш инде.

Икенчедән, бүгенге хәлләрне карасак, аның элекке командадагы кешеләренең күбесе төрмәдә яки коррупция аркасында җинаять эше астында. Шуңа аны сайласалар да, аның позициясе бик көчсез, анда таянырлык кешеләр калмады – шул ук бизнес элита арасында да, бюрократлар арасында да. Шуңа ул, җитәкче булса да, көчсез була, димәк, Мәскәүдән аңа нәрсә кушалар – бөтенесен эшләячәк. Сәяси яктан гына түгел. Сәяси яктан ул инде хәзер Татарстанның да бүгенге көндә мөмкинлеге бик юк, ләкин иң мөһиме, икътисади яктан. Димәк, Башкортстанда республика кулында бернинди икътисади активлар калмады, калганнарын да Радий Хәбиров югалтып бара.

Хәзерге көндә юл төзелеше өлкәсендә "Башкиравтодор" зур дәүләт предприятиесе, аннары "Башспирт" тирәсендә эшләр ачылды. Минемчә, алар әкрен генә Мәскәүгә якын кешеләрнең кулы астына күчәр. Аларның башкалар кулына эләгүе шул Хәбировның икенче срокка баруының бәясе булыр дип уйлыйм. Икенче срокка баргач, алмашка нәрсә беләндер бирергә кирәк бит инде. Ә бирергә аның бернәрсәсе калмады. "Башкиравтодор", минемчә, республика кулыннан Мәскәүгә якын кешеләрнең кулына эләгәчәк. Бу сату була инде - урының өчен республика активларын сату.

Милли сәясәт ягыннан ул инде башкортлыкны үстерер дип уйлыйм. Вице-премьеры Азат Бадранов кайтты фронттан. Ул иң мөһим башкорт милләтчесе. Татарларга басым ясауда аның роле зур, башкорт милли хәрәкәтен контрольгә алуда да. Бу милли сәясәт, минемчә, дәвам итәр, татарларга да тискәре яктан. Башкорт халкын яңадан үзләренә каратырга тырышырлар, Урал аръягына игътибарны арттырырлар инде, минемчә. Икътисади яктан, әлбәттә, дәүләт активларын көчлерәк итеп тарата башларлар инде.

Ничек булса да, «хромая утка» диләр инде. Хәбиров шундый көнгә калачак. Сайланса да, бернинди көче дә булмас. Ул 3-4 ел утырган арада милләтара мәсьәләләр күбәйде. Шул ук татар-башкорт мәсьәләләре, ул Мәскәүдәге бюрократларга уңайлы, чөнки татарлар һәм башкортлар арасында нәфрәтләр көчәйгән саен, контрольдә тотарга аларга әйбәт.

Радий Хәбиров махсус операциягә Башкортстаннан бик күп солдатлар җыйды. Анда мобилизация вакытында да күбрәк кешеләр алдылар, үзиреклеләр батальоннары да күп булды. Татарстанда «Алга», «Тимер» дигән 2 батальон гына төзелсә, анда 8-9 формирование булды. Андый көчен салган төбәк җитәкчесе Россиядә юктыр, мөгаен. Бәлки, Кадыйровка (Рамзан Кадыйров – Чечня башлыгы – Т. И.) караганда да күбрәк кеше җибәргәндер, шуңа ул бик уңайлы кеше. Бу хәзер мөһим момент.

Сайлауда башка чын кандидатуралар, минемчә, бик булмас. Чын кандидатура булса, сайлауга күп акча түгәргә кирәк, чынбарлыкта җиңәргә мөмкинчелек булмаса, андый кешеләр үз көчләрен салмаячак, акча да түкмәячәкләр.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Грозном, в Чечне и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Грозном

Ria.city

Росгвардейцы присоединились к всероссийскому ведомственному проекту «Каникулы с Росгвардией» в Херсонской области

Это временно: в Москве появились интерактивные порталы, которые будут работать до 16 июня

Министр транспорта РФ оценил ход строительства обходов Гудермеса и Владикавказа

Офицер Росгвардии поделился со студентами историями подвига своих боевых товарищей

Музыкальные новости

Руководители подразделений электромашинного дивизиона Желдорреммаш прошли обучение в рамках развития производственной системы TOS

В день 225-летия А.С. Пушкина преподаватели ФСТ провели конференцию по вопросам сохранения культурного наследия России

Нижегородская область подала 18 заявок на конкурс малых городов

Баскетбол. Чемпионат области. Б/К «Волгодонск» -Б/К «Сальск» 95: 90

Новости Грозного

Это временно: в Москве появились интерактивные порталы, которые будут работать до 16 июня

ЧЕЧНЯ. Выяснилось: чеченские бойцы охраняют одну из крупнейших атомных электростанций в мире

ЧЕЧНЯ. Сотрудник УФСИН по ЧР на Всероссийском смотре-конкурсе стал призером в номинации "Лучшие работники исправительных центров"

Тверская область улучшила свое социально-экономическое положение

Экология в Чечне

Туристы этой национальности достали даже собственных граждан в своей стране: они массово оставляют экскременты на улицах и устраивают беспорядки на местных курортах

Какие украшения чаще всего дарят на годовщину свадьбы: исследование «585*ЗОЛОТОЙ»

«В девять лет я уже был очень любвеобильным». Актер Михаил Богдасаров вспомнил детство в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3  

Армянские ковры Арцаха (Карабаха) с уникальным орнаментом представлены как «генетический код» Азербайджана - сайт monumentwatch

Спорт в Чечне

Испанец Карлос Алькарас выиграл Открытый чемпионат Франции по теннису

Испанец Алькарас выиграл у Зверева и стал победителем Roland Garros

Касаткина опустилась в рейтинге WTA, Андреева впервые вошла в топ-25

Алькарас стал победителем "Ролан Гаррос", обыграв в финале Зверева

Moscow.media

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Соцфонд выдал проактивно 3,2 млн сертификатов на материнский капитал

В Шебекино подорвались на мине трое бойцов самообороны и оператор “России-24”

"Дети в шоке". В Новоуральске машина ДПС сбила байк с детьми 13-ти и 8 лет

Heroje H288BW- портативный сканер штрих-кодов с интерфейсом Bluetooth







Топ новостей на этот час в Грозном и Чечне

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *