Махсус операция ветераны Илнур Шәйһиев: «Анда яшәешнең асылына төшенәсең»
Ефрейтор Илнур Шәйхиев 1995нче елда туган. Башта ул сугыш турында Бөек Ватан сугышы ветераннары булган бабайлардан, әфганчы һәм Чечняда хезмәт иткән абыйлардан ишетеп кенә белгән. «Безнең чорга да мондый авырлыклар булыр, дип күз алдына да китереп булмый иде», – дип авыр сулап куйды ул.
«Хәрби хезмәт юлын үтү теләге бик көчле иде»
Үзегез белән якыннанрак таныштырып үтегез әле, Илнур. Яу кырына киткәнче, армиядә хезмәт иткән идегезме?
Мин тумышым белән Түбән Камадан, шунда үстем. Ә инде махсус хәрби операциядән кайткач, Биектау районында төпләнергә булдым. Ә армиядә хезмәт итү миңа насыйп булмады, минем уку буенча «отсрочка» иде. Химия көллиятендә белем алдым, аннары Казан милли тикшеренү технология университеты филиалын тәмамладым. Махсус операция зонасына киткәнче «Нижнекамскнефтехим» оешмасында эшләдем. Аннары безнең предприятие «ТАИФ» компаниясе белән кушылды. Хәзер «СИБУР» оешмасында эшләп йөрим.
Махсус операциягә контракт буенча киттем.
Сезне бу адымга ниләр этәрде?
Беренчедән, армиягә бара алмасам да – хәрби хезмәт юлын үтү теләгем бик көчле иде. Әйтеп торам, иң башта «отсрочка» булды, шуннан сәламәтлегемә сылтанып алмадылар. Күзләрем бик начар күрә иде, -7… Ләкин, күзләргә лазер ярдәмендә коррекция ясаттым.
Икенчедән, Ватанга, халкыңа куркыныч янаганда, дошманга каршы чыгу – һәр ир-егетнең изге бурычы, дигән фикердә. Бик күп дусларым, танышларым да махсус хәрби операция зонасына китте. Алар да миңа үрнәк күрсәтте.
«Көн дә иртүк әнигә яза идем»
Гаилә хәлегезгә тукталыйк әле?
Әлеге вакытта мин өйләнмәгән. Менә быел өйләнешергә сүз куештык. Матурым мине яу кырыннан көтеп алды. Язышып, мөмкинлек булганда, шалтыратышып тордык. Аерылып тору да мәхәббәтнең көчен сыный икән.
Мөмкинчелек булган саен, көн дә иртүк әнигә яза идем. Иң башта бит яу кырына китү турындагы теләкне якыннарым кабул итеп бетермәде.
Яраланып кайттыгызмы?
Әйе. ГРУ, спецназда хезмәт иттем. Анда сайлап алуны үтеп эләктем. Өлкән разведчик, пулемётчы булдым. Командир итеп тәгаенләнү алдыннан яраландым һәм госпитальдә дәваланырга, тернәкләнүләр узарга туры килде. Җәй көне, без Покровск юнәлешендә идек. Без алга киткән чакта, штурм вакытында миномёт аякка атты. Яралангач, Мәскәүдә дәваландым, Бурденко хастаханәсе филиалында аякка бастыра алдылар, протез куйдылар.
Үлем белән яшәү арасында бер секунд калганда, тормышның кадерен аңлыйсың икән. Шуннан аяксыз калдым. Протезлы булганга бирешәсеңме соң ул?! Бөек Ватан сугышы, аннары Әфган һәм Чечня сугышларыннан соң да күпме кеше гарипләнеп кайтканнар, әле ул вакытта дәвалану өчен мөмкинлекләр дә булмагандыр ул кадәр… Бирешмәгәннәр!
Медальләрегез нәрсә өчен бирелде?
Өч медалем бар. «Каһарманлык» ордены – Покровск ягында алга китеш өчен бирелде. Ул юнәлештә бик озак фронт бер урында торган. Аннан «Хәрби батырлык өчен» медаль – беренче казанышларым өчен алдым. Башта БПЛА системалары белән идарә итә идек. Ә өченчесе «Махсус хәрби операция катнашучысы» медале – бөтен хәрбиләргә дә каралган, истәлек медале кебек. Әле батырлык күрсәткән өчен тагын берсе килеп җитәргә тиеш.
Каһарманлык сезнең өчен нәрсә ул?
Героизм – беренче чиратта намус белән тормыш итү, үз Ватаныңны ярату һәм якыннарыңны саклау!
Республиканың, район җитәкчелегенең , якташларыгызның ярдәмен тоеп хезмәт иттегезме? Яшәү, туклану ягы ничегрәк булды?
Безнең азык-төлек, кирәк-яраклар белән тәэмин ителеш яхшы иде. Гуманитар конвойлар да гел килеп торды. Ул китерелгән әйберләр арасында беләсеңме иң кыйммәтлесе нәрсә – өй җылысы булган әйберләр. Мәсәлән, әбиләр кисеп җибәргән токмачлар, кышларын безнең аякларны җылытып торган бәйләнгән оекбашлар һәм башкалары. Ул бит туган яктан читтә, сугыш кырында аеруча суык сыман. Ә һава торышы да салкын булса – тагын да ныграк өшисең.
Хәзерге көндә сезгә көнкүрешегезне җайларга ярдәм итәләрме?
Биектау районына килеп урнашкач та, «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәм итә башлады. Әле күптән түгел өем «акыллы йорт» системасы белән җиһазландырылды. Бик уңайлы шартлар тудырылды.
«Гомер һәм яшәешнең асылына төшенәсең»
Киләчәккә уй-ниятләр нинди?
Яу кырына эләккәч кенә гомер һәм яшәешнең асылына төшенәсең, мәгънәсен аңлыйсың. Мин хезмәт иткән частьта күбесе төрле төбәкләрдән җыелган егетләр булды. Анда милләт һәм дин буенча бүленеш юк. «Хәрби дуслык», «хәрби иптәшләр» төшенчәләрен ачыктан-ачык аңлыйсың һәм күрәсең. Күпчелеге белән хәзерге көндә дә аралашып яшибез, кайсылары әле дә дошманнарга каршы көрәштә.
Алга таба гаилә корырга ниятлим. Ә эштә мин энергетика өлкәсендә эшлим, шул тармакта тагын да үсәргә телим. Биектау ягы да миңа бик ошады, бик матур яклар. Казанга якын булуы да бик рәхәт. Үз йортым белән яшим.
Татарча бу кадәр камил итеп сөйләшергә ничек өйрәндегез?
Шәһәр егете булсам да, авылны яраттым. Җәйләрен һәрвакыт авылда булдым. Чирмешән районының Иске Кади авылына әби-бабайга кайттым. Өйдә дә гел татарча сөйләшәбез, әмма эштә күпчелек рус телендә.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан нинди теләкләрдә каласыз?
Иң мөһиме – үз илеңне, халкыңны яратырга, якыннарыңны һәм дусларыңны хөрмәт итәргә. Ә Ватан чакырганда, һичшиксез, барырга. Чөнки, Ватанда – иң якын кешеләребез яши. Барлык ир-егетләрне бәйрәмебез белән котлыйм һәм иң мөһиме – ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе телим. Ә махсус хәрби операциядә булган һәр ир-ат – герой! Әлбәттә, курыккан һәм каушап калган чаклар да булгалыйдыр, тик ул психологик яктан гына. Ә анысы һәркем белән дә була торган халәтләр.
Сезгә һәм сезнең белән бергә хезмәт итүчеләргә батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт. Сез авыр вакытта сынатмадыгыз, илебезне һәм безнең тынычлыгыбызны сакладыгыз. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләрнең барысына да исән-сау булуларын һәм тизрәк өйләренә кайтуларын телибез. Бәйрәм белән!