«Казан Экспо»да Ватан сакчыларын җыйдылар: «Алар – зур горурлыгыбыз, терәгебез»
Бәйрәм көне алдыннан Татарстанның баһадир улларын, ветераннарны һәм аларның якыннарын «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге залда җыйдылар. Тантаналы чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте.