«Караңгыда эреп дигәндәй юкка чыга»: Бер атна элек югалган күп балалы әнине эзлиләр

Иркутскида бер атна элек югалган күп балалы әнине эзлиләр. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

«Апаны табарга булышыгыз», – дип югалган хатын-кызның туганы май башында волонтерларга мөрәҗәгать итә.

Ир-ат сүзләренчә, аның апасы апрель ахырыннан бирле өенә кайтмаган һәм элемтәгә чыкмаган. Билгеле булганча, апрель ахырында кич, 38 яшьлек Светлана Ш. Иркутск янындагы кафедан чыга һәм эзсез югала.

Светлана – күп балалы әни. Ике олы баласы аерым яши, ә төпчек баласы әтисе тәрбиясендә. Ә Светлана үзе башка ир-ат белән яшәгән.

«28 апрельдә Светлана Иркутск районының Вдовино авылындагы «Павлин» кафесына китә. Ул аннан 21:00 сәгатьтә чыккан», – дип сөйләгән «Комсомольская правда» газетасына әлеге хәл турында хәбәрдар булган чыганак.

Светлана узган юлның бер өлешен күзәтү камералары ярдәмендә ачыклый алганнар. Кадрларда күренгәнчә, кара кием кигән Светлана кафедан чыга, юл аркылы чыга һәм караңгыда эреп дигәндәй юкка чыга. Кызганыч, видеокүзәтү булмау сәбәпле, аның алга таба кая киткәне билгеле түгел.

Волонтерлар фаразлаганча, Светлана өенә җәяү кайтып киткән. Ул үзе яшәгән Мегет бистәсенә Ангарск ягына бара торган трассадан кайткан булырга мөмкин. Узып баручы машина йөртүчеләрнең берәрсе аны кайтарып куярга тәкъдим иткән булырга мөмкин дигән версия дә бар.

Светлананың бергә яшәгән ире беренче булып чаң кага. Ул 29 апрельдә үк полициягә мөрәҗәгать итә.

Югалган көнне Светлана кара ветровка, чия төсендәге джинс чалбар, кара кроссовки кигән. Буе 170 см, уртача гәүдә төзелеше, кара чәчле, зәңгәр күзле.

Волонтерлар 28 апрельдә 21:00 сәгатьтә «Павлин» кафесы яныннан Ангарскига таба барган машина йөртүчеләрнең ярдәм итүләрен сорыйлар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Иркутске

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Иркутска
Экология в Иркутской области
Спорт в Иркутской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Иркутске и Иркутской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *