Башкалада микроавтобус балалар утырган автобуска бәрелгән, алты кеше зыян күргән
Мәскәүдә микроавтобус балалар утырган автобуска бәрелгән. Алты кеше зыян күргән. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча баш идарәсе мәгълүматлары буенча, Калуга шоссесыннан барган Volkswagen микроавтобусы йөртүчесенең хәле начарланган һәм ул балалар утырган автобуска бәрелгән. Бәрелешүдән микроавтобус борылып чыга һәм шуннан соң тагын берничә машинага бәрелә.
«Якынча мәгълүматлар буенча, микроавтобустагы алты кеше зыян күргән. Балаларга зыян килмәгән», – дигәннәр полициядә.