Кукмарада итек-фест: «Чанага ябышкан тел, тәмле ашау, кара аюлар»
Ел саен Кукмарада 5 гыйнварда «Кукмара итекләре» Бөтенроссия фестиваль-ярминкәсе уза, быел ул 11 нче тапкыр булды. Халыкның елдагыча яратып, кызыксынып йөргәне күренеп тора. Бәйрәмнең төп дресс-коды – аяктагы итек, дип билгеләсәң була, чөнки кемгә карасаң да – барысының аягында киез итек.