«Дуслары янына чыкмакчы иде». Биектаудагы күлдә баткан кешене 6 м тирәнлектән тапканнар
![«Дуслары янына чыкмакчы иде». Биектаудагы күлдә баткан кешене 6 м тирәнлектән тапканнар](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/7/11/8802b24b193fc376ffaf1e65817837a5.jpg)
Биектау районындагы күлдә батып үлгән ир-ат мәетен ярдан 60 метр ераклыкта 6 метр тирәнлектә тапканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Фаҗига Зур Көек авылында 10 июльдә була. 41 яшьлек ир-ат тыю турында билгеләргә карамыйча, күлгә керә һәм каршы ярдагы дуслары янына чыкмакчы була. 200 метр чамасы йөзгәч, аның хәле китә һәм бата, диелә хәбәрдә.