Картлар пансионатынындагы коточкыч хәлләр: оештыручыларны 20 кеше үлемендә гаеплиләр

Тикшерү, пансионатны оештыручыларның 20 кеше үлеменә катнашы бар, дип саный

Җинаять эше башлануга бер очрак сәбәпче була – пансионатта яшәгән бер әби үлгәннән соң, аның милке башка кешеләргә язылган булып чыга. Әбинең туганнары моны ачыклый башлагач, пансионатны тикшерә башлыйлар. Хәзер хокук сакчылары пансионатта барлыгы 20 кеше үлгән дип фаразлыйлар, бу әбинеке кебек очраклар булганмы-юкмы икәнен тикшерәләр.

Пансионатта өлкән яшьтәгеләр шушындый шартларда яшәгән

Фото: © Татарстан прокуратурасы

Тикшерү вакытында суд өлкәннәр һәм инвалидлар өчен шәхси пансионат хуҗасы Чулпан Мифтахованы тикшерү изоляторына җибәрде. Бинада яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр үлгәннән соң, аларның фатирлары һәм акчалары билгесез кешеләргә киткәнлеге ачыкланган. Тикшерү фикеренчә, пансионатта 2 дистәдән артык өлкән кеше үлгән.

Казанның Совет районы суды Щербаководагы өлкәннәр өчен гаугалы шәхси пансионатны оештыручы 40 яшьлек Чулпан Мифтахованы ай ярымга тикшерү изоляторына җибәрде.

«Татар-информ» хәбәрчесе суд алдыннан Щербаково пансионаты янына барып, күршедә яшәүчеләр белән аралашып кайта. Алар бинадан кычкырулар һәм сүгенү сүзләре ишетелүе, ә йорт тирәсендә авыр ис торуы турында сөйли.

Җинаять эшен бер хатын-кызның полициягә мөрәҗәгатеннән соң ачалар. Ул үлгән әбисенең 100 миллион сумнан артык акчасы урлануы турында хәбәр итә. Вакыйгаларны ачыклый башлагач, өлкәннәр өчен шәхси пансионатка килеп чыгалар. Оперативниклар оешмага килеп кергәч, бүлмәләрнең берсендә исән картлар янында үлгән кеше мәете ятуын күрә.

Полицейскийлар килгәндә, пансионатта 22 өлкән яшьтәге кеше була. Оперативниклар нотариаль конторалар хезмәткәрләрен, медикларны, фармацевтларны, морг хезмәткәрләрен һәм юристларны сораштырган. Барлык материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган. Сүз уңаеннан, картлар белән булган вакыйгага катнашы булган һәркем белән хәзер тикшерүчеләр эшли.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Чулпан Мифтахованы тоткарлыйлар, Казанның Совет районы судына алып киләләр. Мифтахова Ульяновскида туган, аның 4 баласы бар. Моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылмаган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча беренче бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Айрат Гыйниятуллин судка Мифтахованы сак астына алу турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итә.

Ул үз үтенечен, шәхси пансионатны оештыручыларның әле барысы да табылмавы һәм Мифтахованың башка катнашы булучыларга хәбәр җиткерә алуы сәбәбе белән, аны ай ярымга СИЗОга җибәрергә кирәк, дип дәлилли.

Тикшерүче судта югалган хатын – Алевтина Канашева белән бәйле вакыйга турында сөйли, ялган документлар буенча аның 100 миллион сумлык мөлкәте урланган.

«Оешкан төркем составында эш иткән билгесез затлар 1947 елгы Канашеваның ышанычыннан файдаланып, аны ышаныч кәгазенә кул куярга мәҗбүр иткән. Шуннан соң аның 100 миллион сумнан артык мөлкәтен: торак йортын, фатирын, торак булмаган биналарын кулга төшергән. Моннан тыш, ачыкланмаган затлар судка Канашеваның сәламәт булуы һәм анда бернинди авырулар да ачыкланмавы турында белешмә биргәннәр», – диде ул.

Чулпан Мифтахова, тикшерүче сүзләренчә, мошенниклыкта гаебен танымаган, ә эш башкаруда яки куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтүдәге гаебен тануын әйткән.

«4 сентябрьдә Мифтаховага һәм билгесез затларга карата «Саксызлык аркасында кешенең үлеменә китергән, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» буенча җинаять эше кузгатылды. Мифтахова, шәхси эшмәкәр буларак, 2019 елдан, керем алу максаты белән, Щербаково бистәсендә йорт арендага алып, өлкән яшьтәге кешеләр өчен пансионат оештырган. Мифтахова пансионатның янгын куркынычсызлыгы һәм санитар-эпидемиологик таләпләргә җавап бирмәвен таный», – дип өстәде Айрат Гыйниятуллин.

Нәкъ менә пансионатта тоту шартлары, тикшерү версиясе буенча, Канашеваның үлеменә, шулай ук тагын 2 дистә өлкән кешенең үлеменә сәбәп булган.

«Мифтахова аеруча авыр категориягә караган 2 җинаять кылуда шикләнелә. Шул ук вакытта аның Казанда даими яшәү урыны юк, һәм алар озак вакыт җинаятьчелек белән шөгыльләнгәннәр. Җинаять эше кысаларында ул 20дән артык гражданның үлем сәбәбендә шикләнелә. Мифтахова тикшерү изоляторына җибәрелмәсә, дәлилләрне яшерергә һәм җинаять эше турында катнашучыларны кисәтергә мөмкин», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Мәет ул безгә оныгы үләргә дип җибәргән әби»

Тикшерүченең гаепләүләренә җавап итеп, Чулпан Мифтахова судка беркайчан да картлардан акча эшләмәвен, киресенчә, аларны урамда һәлак булудан һәм битараф туганнарыннан коткаруын әйткән. Алар, аның сүзләренә караганда, өлкәннәр турында кайгыртмаганнар.

«Бу өлкәдә мин инде 5 ел эшлим, һәм минем рекламам 2 ай гына булды. Калган кешеләр «сарафан радиосы» аша киләләр иде. Барысы да шулай начар булса, алар килмәс иде. Әйе, бездә янгын куркынычсызлыгы булмавында мин гаепле, ләкин картлар хисабына баемадым. Төрле очраклар булды, узган ел азагында РОНОдан шалтыратып: «Ләйсән, әбине алырга кирәк, ул урамда яши», – диделәр. Ләйсән – минем икенче исемем. Без машина ялладык һәм аның артыннан киттек. Аны чүплек яныннан чыгардык, юындырдык. Туганнарына шалтыраттылар, алар кул гына селтәде. Хатын-кызга 92 яшь иде, ул бездә яшәде», – дип сөйләде Чулпан Мифтахова.

Аның сүзләренә караганда, пансионатка өлкән яшьтәге кешеләр янына туганнары да килгән, һәм кайчак алар сәгатьләр буе якыннарының янында утырганнар. Аларның берсе дә начар тормыш шартларыннан зарланмаган.

«Монда минем өчен нинди файда булды? Минем фатирым да, шәһәр читендәге йортларым да юк. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен түләнгән акчалар тиененә кадәр үзләренә китә иде. Мине өченче көн анализлар өчен алдылар, ә анда минем әбиләр һәм бабайлар мине кочаклап калды, бернинди начар сүз дә әйтмәделәр. Мин гомеремдә беркайчан да начар эш эшләмәдем. Әйе, мин нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнмендер, ләкин беркемгә дә зыян китермәдем. 5 ел эчендә, безне гаепләп, бер гариза да язылмады. Мин бөтен җанымны биреп эшләдем», – дип дәвам итә Чулпан Мифтахова.

Хатын авылда иске йорты гына булуын әйтә, ул анда гаиләсе белән яши. Үз чиратында, Чулпан Мифтахова Конышеваның 100 миллион сум акчасы югалу тарихында аның туганнарын гаепли.

«Минем катнашым юк. Әйе, бу әби безнең пансионатта үлде, ләкин аны инде яткан килеш алып килделәр. Безнең пансионатта табылган башка мәет турында: ул әбине моннан 10 көн элек алып килгән иделәр. Аның кызы Роза миңа елап шалтыратты һәм әбине алып китүне сорады, чөнки ул аны зонд аша ашата белми иде. Аны безгә үләргә җибәргәннәр иде инде. Мин кызгандым һәм аның әбисен алдым. Үлеменә 1 көн кала, аның хәле начарлангач, «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Хәтта килгән табиб та: «Ә-ә-ә, аны сезгә үләргә җибәргәннәр. Алырга кирәкми иде», – диде. Бу әбине хастаханәдән үлем алды хәлендә чыгарганнар», – дип сөйләде ул.

Чулпан Мифтахова сүзләренә караганда, яшәүчеләрнең берсен аңа үзенә җирләргә туры килгән, чөнки туганнары аннан баш тарткан. Әбинең кайда күмелгәненә ул ачыклык кертмәде.

«Мин әбинең туганнарына шалтыраттым, әйдәгез, аны бергә күмик, дидем. Алар баш тарттылар, шуннан соң мин аны үземдә җирләдем. 2 айдан соң алар пәйда булды, үлгән хатынның мөлкәтен алу өчен документлар алырга килделәр», – ди хатын.

Судья Чулпан Мифтахованы ай ярымга тикшерү изоляторына җибәрү карарын чыгарды, тикшерү барган вакытта ул анда булачак.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Шикләнелүчеләр сыйфатында инде 10нан артык кешедән сорау алынган

«Татар-информ»га билгеле булганча, 2024 елның язында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив-эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчел төркем турында мәгълүмат ала, анда катнашучылар, картларны карау буенча хезмәт күрсәткән кебек күренеп, күчемсез милек белән законсыз килешүләр төзегән. Гади итеп әйткәндә, аларның күчемсез милекләрен һәм акчаларын үзләштергәннәр.

Полиция хезмәткәрләре гариза бирүчене сораштырган. Ул әбисе аерым яшәвен, аңа «сиделка» яллаулары турында сөйләгән. Әмма 2023 елның көзеннән «сиделка» телефон шалтыратуларына җавап бирми башлый, әбисе аның белән сөйләшергә теләми дип, оныгын фатирга да кертмәгән. Сәбәбен дә аңлатмаган. Оныгы әбисе белән элемтәгә керергә берничә тапкыр омтылып караса да, теләгенә ирешә алмаган.

Сүз уңаеннан, кызның әбисе Алевтина Канашеваның милке 150 миллион сумнан артыкка бәяләнгән. 2024 елның язында оныгы әбисенең фатирларының берсе сатылганын белә, ә соңыннан Федераль нотариаль палата сайтында мирас эшләре бүлегендә әбисенең үлгәнен белә. Фатир рәсмиләштерелгән һәм алга таба, 7 миллион сумга, шул ук сиделкага сатылган. Коммерция күчемсез милеген «сиделка» үз әнисенә рәсмиләштергән.

Полицейскийларда күчемсез милек белән килешүләрне раслаган нотариаль конторалар хезмәткәрләренә, психик тайпылышлар һәм наркологик авырулар булмау турында белешмәләр биргән медикларга, үлем турында экспертиза бәяләмәсе бирелгән Казан хастаханәләренең берсендәге морг хезмәткәрләренә, психотроп препаратлар сатып алуда катнашы булган фармацевтларга, күчемсез милек белән килешүләрне төзегәндә катнашы булган юристларга сораулары туган.

Пансионат белән нәкъ менә Мифтахова җитәкчелек иткән, ул өлкән яшьтәге кешеләрне кабул итүнең бөтен процессын үзе контрольдә тоткан һәм хезмәткәрләргә эшләр бүлеп биргән. Пансионатның гомуми айлык кереме 1 миллион сум тирәсе тәшкил иткән, бу суммага ялгыз яшәүчеләрнең пенсияләре һәм аларның туганнарыннан ай саен 45 мең сум күләмендә түләү кергән.

Кайбер мәгълүматлар буенча, 2020 елдан 2024 елның июнь аена кадәр пансионаттан өлкән яшьтәге 25 үлгән кеше чыгарылган. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, бу эш буенча шикләнелүчеләр сыйфатында инде 10нан артык кешедән сорау алынган.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Объекты Татарстана на 98,5% готовы к отопительному периоду

Заместители глав МЧС России и Китая провели встречу в Харбине

Председатель УИК в Актаныше: «Люди видят работу и верят в чистоту выборов»

В Казани открылась выставка рисунков, переданных потомками Пушкина

Музыкальные новости

День города — от Хазанова до Минаевой

Росгвардейцы принимают участие в обеспечении правопорядка в период проведения Единого дня голосования в Подмосковье

Выставка «Я ты мы другое» в музее-квартире И.Д. Сытина

Команда Уфимской ТЭЦ-4 стала победителем летней спартакиады энергетиков Башкортостана

Новости Казани

«Больше всего у нас любят уток»: в Татарстане открыли сезон охоты на водоплавающую дичь

Председатель УИК в Актаныше: «Люди видят работу и верят в чистоту выборов»

«Первая леди СССР»: кем на самом деле была по национальности Крупская

Заместители глав МЧС России и Китая провели встречу в Харбине

Экология в Татарстане

Торжественная церемония открытия выставки «Интерткань-2024. Осень»

Очередная подлая дезинформация: Новый вброс «ура-патриотов» на службе бакинских нацистов

Российские туристы массово устремились в эти города в сентябре: спрос на некоторые подскочил в 7 раз

Музыка объединяющая народы

Спорт в Татарстане

Даниил Медведев не смог пробиться в полуфинал Открытого чемпионата США по теннису

Теннисистка Петрова: допинг-скандал не сказался на игре Синнера с Медведевым

Теннисистка Петрова назвала Синнера фаворитом US Open

В мужской сетке US Open только у Медведева и Зверева положительный баланс в четвертьфиналах «Больших шлемов»

Moscow.media

Колымские столбы.

МОШЕННИЧЕСТВО «ПОД ПРИКРЫТИЕМ»?

Sumatran Tiger

Заигрывание с Турцией ослабляет позиции России в Закавказье и на Ближнем Востоке







Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *