Фәнзилә Җәүһәрова Шүрәлене тыю турында: «Бу – мәгънәсезлек һәм алай булырга тиеш түгел»

  • Ноябрь башында «Шүрәле» товар билгесе хокукына ия булган «Национальные игрушки» ширкәте «Казанские подарки» ширкәтен судка бирә. «Шүрәле»не «Национальные игрушки» үзенеке итеп терки, шулай итеп, «Казанские игрушки» «Шүрәле» дип язылган сыннарны ясап, закон бозган булып чыга. (Сыннарны ясап түгел, нәкъ менә анда «шурале» дип язып куеп). Шүрәле сыннары иясе, товар билгесенә булган хокукны бозган өчен, 200 мең сум күләмендә компенсация сораган. Татарстан арбитраж судьясы Хөснетдинова «Национальные игрушки» дәгъвасын яклый, дөрес, компенсация суммасы 10 тапкырга киметелә. Шүрәле сыннары ясаган оешма 20 мең сум компенсация түләргә, дәүләт пошлинасы өчен чыгымнарны үз өстенә алырга тиеш булып чыга. Шулай ук, дәгъвалы сыннар – «шүрәле» дип язылган сыннар юкка чыгарылырга тиеш.

– 2023 елның апрелендә «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде. Әлеге канун нигезендә, теге яки бу халыкның мифологик күзаллаулары матди булмаган мәдәни мирас объектлары буларак билгеләнә. Мин Шүрәленең график сурәтен яки башка мифологик персонажларны куллануны тыю – абсурд дип саныйм.

Шүрәле, Су анасы яисә башка персонажларның график билгеләре, бу очракта «Шүрәле» дип язылган булу, ниндидер бер төрле мәгънәсез һәм авторлык хокуклары законы белән матди булмаган этномәдәни байлык турындагы закон арасында килешмәүчәнлек яисә ике законның үзара кисешүе килеп чыга, дип исәплим. Ике Федераль закон («Авторлык хокукы һәм чиктәш хокуклар турында» РФ Законы 09.07.1993 N 5351-1 һәм «Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы турында» РФ Законы 20.10.2022 № 402-ФЗ законы) уйланылмаган, аның ахырына кадәр эшләнелеп бетмәгән каршылыклары яклары бар.

Юристлар ике законны да тикшереп, өйрәнеп, уртак фикергә килергә тиеш, дип уйлыйм. Гомумән, суд, теге яки бу ситуациягә бәйле законнар булмаган очракта, алар гамәли практикага бәйле таяна. Безнең Шүрәлегә бәйле әлеге шикаять белдерүчегә, аның шикаятен дөрес дип табу һәм моны шикаятьче файдасына хәл итү... Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар халык әкият персонажлары кемнеңдер авторлык хокукларына килеп керә икән, бу очракта, кая барып чыгарбыз?!

Әлбәттә, мин судның карары белән килешмим. Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, татар җәмәгатьчелеге күтәрелергә һәм үзенең фикерен белдерергә тиеш. Бу – канун кысаларында федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Мондый юридик казуслар булырга тиеш түгел. Әлеге казус киләчәктә дә начар прецедентка китерәчәк. «Шүрәле» дип сыннарга гына язу түгел, бәлки, кемнеңдер «Шүрәле» дигән кәнфит ясыйсы килер? Алар сыннарга гына бәйле шикаять белдерәчәкме? Кемдер «Шүрәле» дигән кунакханә ачарга теләсә? Татар халкының мифологик персонажлары аллеясен эшләсәләр, яки балалар паркларында аларга бәйле аллеялар эшләсәләр, алар турында аңлатма бирергә кирәк икән, димәк, без, бу – персонаж дип, исемен атамыйча язабызмы?

Әлеге хәл киләчәктә шактый күп каршылыкларга һәм сорауларга китереп чыгарачак. Бу – мәгънәсезлек һәм алай булырга тиеш түгел. Әгәр дә ике закон бергә килешеп бетә алмый икән, димәк, авторлык хокукларына бәйле аерым пунктлар кертергә кирәк. Теге яисә бу халыкның, бу очракта татар халкының Шүрәлесе һәм башка персонажлары аларны мифологик күзаллаулары, аларга бәйле төрле сыйфатлар, әйтик, язулар – берничек тә авторлык хокукларына ия була алмыйлар.

Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасына килгәндә, Тукай аны бик соң язган булса, авторлык хокукларына ия булыр иде. Россиядә авторлык хокукы авторның гомере буена һәм аның вафатыннан соң 70 ел дәвамында гамәлдә була. Яисә аның варислары авторлык хокукларына ия булып, дәгъва белдерергә мөмкин. Шул исәптән, рәссам Байназар Әлминовның «Шүрәле»гә бәйле сериясе, иллюстрацияләре бар. Ул да авторлык хокукларына ия, чөнки ул аның күзаллауларына нигезләнгән. Аның картинасын халык мирасы дип әйтә алмыйбыз. Ләкин Шүрәле персонажы, аның белән бәйле татарча язу һәм рус теле нормаларына туры китереп, график язуы, билгесе, рус теле орфоэпиясенә утыртылган әйтелеше – барысы да авторлык хокуклары кысалары белән чикләнә торган сүзләр. Беренче чиратта, мифологик персонажлар була алмый, – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

  • «Шүрәле» товар билгесенә хокукларны рәсмиләштергән компания Шүрәле сыннарын ясап саткан оешманы судка биргән, һәм аның шикаяте өлешчә канәгатьләндерелгән.

  • «Шүрәле»не юк итәргә»: Татар халкының әкият геройларын яклаучы табылырмы?

  • Шундый-шундый хәлләр! «Кычкырадыр: «...– ул бит минем алтын тарак!»

  • «Су анасы» мәсьәләсендә Мәдәният министрлыгының катгый җавабы: «Килешүләр булмаячак!»

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Винер назвала гимнастку Мамун предательницей

Автогражданка расширяется // ОСАГО подорожает для мотоциклистов и подешевеет в регионах

«Казаночка» взяла реванш у «Невинномысска»

Костоправ или костолом? Как не ошибиться в выборе остеопата

Музыкальные новости

Балет «Жизель» постановка на сцене Эрмитажного театра

Почему Галицкий не любит москвичей? Этот жесткий аргумент расстроит жителей столицы

Путин не поверил, что средняя зарплата в Москве всего 160 тысяч рублей

«Евгений Онегин» на основной сцене Театра им. В.В. Маяковского

Новости Казани

Автогражданка расширяется // ОСАГО подорожает для мотоциклистов и подешевеет в регионах

К дню памяти жертв Холокоста в Казани показали спектакль школьников «Свет надежды»

«Казаночка» взяла реванш у «Невинномысска»

Арбитражный суд постановил уничтожить фигурки Шурале

Экология в Татарстане

Туроператоры назвали реальные альтернативы летней Турции для российских туристов

Бандит, подстреливший в Турции русского туриста, может уйти от наказания: власти спускают расследование на тормозах

Эколог филиала «Московский» компании «ЛокоТех-Сервис» стала победителем Всероссийского конкурса молодежных экологических проектов

Новое цифровое оборудование в СЛД «Вологда» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» сократит время простоя локомотивов в ремонте

Спорт в Татарстане

Мэдисон Киз: «Я поняла, что и без «Большого шлема» заслуживаю считаться классным игроком. Отпустив ожидания, я смогла показать отличный теннис и победить»

Соболенко расплакалась после поражения в финале Australian Open

Российские теннисистки Андреева и Шнайдер вышли в полуфинал чемпионата Австралии

Андрей Рублёв сохранит место в топ-10 рейтинга ATP после вылета Шелтона в полуфинале АО

Moscow.media

Братство спасателей выражает искренние соболезнования родным и близким Николаева Павла Петровича

• https://dusil.org • Dusil Photography

Свыше 110 уроков пенсионной грамотности провели сотрудники Отделения СФР по Москве и Московской области

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный







Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *