Түбән Кама татар дәүләт театры директоры Рөстәм Галиев вазифасыннан китә

Түбән Кама татар дәүләт драма театрында яңалыклар көтелә – Рөстәм Галиев, театр директоры вазифасыннан китеп, театр артисты булып күчәчәк.

Рөстәм Галиевның директорлыктан китүен Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова раслады. Яңа директор кандидатурасы әлегә төгәл хәл ителмәгән.

«Әйе, китүем дөрес, – диде Рөстәм Галиев үзе дә. – Минем бу турында әйткәнем дә булды. Баш режиссер Лилия Әхмәтова: «Сезне җибәрәсем килми, бергә эшлик әле», – дигән иде. Мин инде китәргә булдым. Бу – дөресрәк юл булыр. Театрга артист булып килдем, артист булып китәрмен. Яшем дә җиткән. Вакыт та җитте», – диде ул.

Рөстәм Галиевка август аенда 65 яшь тула. Декабрьдә театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова белән бергә «Интертат»ка биргән интервьюсында ул: «Яшь бара инде. Әкертен генә театрны бирергә кирәк. Мин сизәм вакыт җиткәнне», – дигән иде.

Рөстәм Галиевның актер булып калуы – табигый, чөнки аның, чыннан да, актер буларак шаулаган вакытлары булган. Үзе дә интервьюда: «Минем актер буларак шаулаган вакытым иде. Режиссерлыкка китеп кенә әрәм булдым. Лилия хәзер: «Синнән актер ясыйм», – дип вәгъдә бирде дә, булмас инде...» – дигән иде. Түбән Кама театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Рөстәм Галиев Әлмәндәрне уйный.

Рөстәм Галиев күренекле драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 еллыгына фестиваль уздыру хыялы барлыгын да әйтте. Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин исемен йөртә.

Хәзерге вакытта театр сезонын ябып, коллектив җәйге ялда. Рөстәм Галиевны вазифасыннан тантаналы озату яңа сезонда көтелә.

  • Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Рөстәм Галиев – Түбән Кама дәүләт театрына нигез салучыларның берсе. 1989-2024 елларда театрның баш режиссеры була. 2009 – елдан театр директоры.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *