Энҗе Шәймурзина мактаулы исемгә лаек булды
Җырчы Энҗе Шәймурзинаның зур куанычы бар. Ул Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган.
«Бүген дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн булды. Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме белән бүләкләделәр», – дип, истәлекле көн видеолары белән бүлешә җырчы социаль челтәрләрдә.
Бүләкне Энҗе Шәймурзина Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан алган.