Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин эшеннән китә

Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшьләр әдәбияты бүлеген җитәкчесе Айсылу Галиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинның эшеннән китүе турында хәбәр итә.

«Быел минем өчен шундый авыр ел, аерылышулар елы. Инде өченче кеше ташлап китә: нәшриятны ятим итеп, Илдар Сәгъдәтшин эштән китә, дигән хәбәр алдык.

Илдар белән танышуыбызга 30 ел, соңгы 10 елда бергә эшләдек. Бер факультетта укыдык. Мин аның хакында кайбер нәрсәләрне үзеннән дә күбрәк беләм: Фәйрүзә апа белән 13 ел бер бүлмәдә утырып иҗат иттек. Нәшриятта аны ничек каршы алулары, кабул итү/итмәүләренең дә шаһиты булдым. (Һәр яңа кеше белән шулай була.) Ләкин яраттылар аннары. Илдар беркемгә тавыш күтәрмәс, тыныч кына тыңлар, эчендә ут янса да, күтәрелеп бәрелмәс.

Аңа иң күп күтәрелеп бәрелгән, үзем җитешсезлек дип күргән әйберне бәрелеп-сугылып барып кереп түккән кеше дә мин нәшриятта, әле дә эштән кумый түзде.

Илдар белән әллә никадәр проектларны тормышка ашырдык: аудиокитаплар, татарча энциклопедияләр, төрле телләрдә (татар, чуваш, мари һ.б.) балалар энциклопедияләре, карточкалар, тагын әллә никадәр коммерция проектлары. Нәшрият эшчәнлеге хакындагы һәрнәрсәне кәгазьгә карамый әйтеп бирә, яңа идеяләр белән янып йөри, коллективны да кайгырта иде: өстәмә акча кергәндә, болай да аз хезмәт хакы бит бездә, дип, премияләр итеп өләшергә тырышты.

Иң мөһиме: эшләгән эшеңне күреп, аның әһәмиятен аңлый белә, авторлар, башка структуралардан басым булганда хәлгә керә белә.

Саубуллашу авыр. Аерылышу бик авыр. Илдарсыз нәшрият нәрсәләр югалтыр да нәрсәләр табар инде... Хәерлесе», – дип яза ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *