«Игелекле Татарстан» премиясен гамәлгә кую турында карар чыкты
Рөстәм Миңнеханов, волонтерлык үсешенә керткән өлеш өчен, Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» («Добрый Татарстан») премиясен гамәлгә кую турындагы указ имзалады. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналы яза.
Быелдан башлап 2 премия биреләчәк:
- Россия гражданнарына, чит ил гражданнарына, гражданлыгы булмаган затларга (Россия гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар төркемнәренә) – һәрберсе 300 000 сумлык премия;
- Оешмаларга – һәрберсе 500 000 сумлык ике премия.