Диния нәзарәте Әтнә имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиевның авыр кайгысын уртаклаша
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, имамнары һәм коллективы Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиевның авыр кайгысын уртаклаша. Бу урыда Нәзарәт сайтында хәбәр ителә.
Кичә юл-транспорт һәлакәтендә Наил хәзрәтнең бертуган абыйсы һәм аның хәләл җефете һәлак булган.
Аллаһ Раббыбыз һәлакәттә гомере өзелгән мәрхүм-мәрхүмәне Үз рәхмәтеннән ташламасын, гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итеп, аны Җәннәт нигъмәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.
إنا لله وإنا إليه راجعون
«Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!»