«Юлга чыкканчы, улын машинадан төшереп калдырган»: 31 яшьлек Лилия юл фаҗигасендә һәлак
Юл һәлакәте Әлмәт районының Нәдер белән Кәшер авылы арасында булган. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Лилия идарә иткән Renault автомобиле билгесез сәбәпләр аркасында, каршы полосага чыга һәм «КамАЗ» автомобиле белән бәрелешә. Лилия Таҗиева ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк һәлак була…
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе сайтыннан
«Улым өйдә генә утыр, мин хәзер кайтам»
Иренең сеңлесе Эльвина Йосыпова сүзләренчә, Лилияне язмыш болай да кечкенәдән үк сынаган. Ул үзе дә әти-әнисез, апасы тәрбиясендә генә үсә. Инде менә нарасыйлары да Лилиянең үз язмышын кабатлый. Cигез яшьлек Рафаэль һәм биш яшьлек Ислам хәзер әтисез дә, әнисез дә калган. Чөнки Лилия тормыш иптәше Нарисне моннан 3 ел элек кенә җирләгән булган.
Лилия Тайсуган авылына, безгә килен булып төште. Ятимә калгач, Лилияне күрше Габдрахман авылындагы туган апасы тәрбиягә алган. Шунда яшәгәндә минем абый белән танышып, очрашып йөри башладылар алар. Озак та үтми, никах укыттылар. Әти-әниләр белән бергә яшәделәр.
Лилия башта кибеттә эшли иде, соңрак аны абый санаторийга эшкә урнаштырды. Лилия декрет ялына да шуннан китте, бер-бер артлы ике малай алып кайттылар. Тик бәхетле тормышлары гомерле булмады. Моннан 3 ел элек абыем авырып, комага китте. Комадан чыга алмады, 33 яшендә гүр иясе булды. Ничек кенә авыр булса да, Лилия төшенкелеккә бирелмәде, эшкә урнашты, үзенең бөтен игътибарын балаларга юнәлтте. Әти-әниләр яныннан да китмәде, алар белән бергә яшәп калды, дөнья көтте - ди Эльвина.
Әңгәмәдәшем киленнәрен бик ярдәмчел, бер кешегә дә «юк» дип әйтә белми торган, ачык йөзле кеше буларак искә алды. Лилия, ятимә үскәнгә булса кирәк, үзенең иң якын туганнары дип иренең гаиләсен санаган.
– Балачакларын искә алырга, ул турыда сөйләшергә артык яратмады. Бүгенге көнен кадерләде, балалар дип яшәде, аларны аякка бастырам дип тырышты, - ди Эльвина.
Фаҗига буласы көнне Лилия, йомышы төшеп, күрше Кәшер авылына юл тоткан. Әни кеше буларак, кире әйләнеп кайтмаячагын тойган булса кирәк, иярергә теләгән улы Рафаэльне үзе белән алмаган.
Әнисенең китәргә җыенып йөргәнен күреп, олы улы Рафаэль дә, киенеп чыгып, машинага кереп утырган. Ләкин Лилия аны: «Улым өйдә генә утыр, мин хәзер кайтам», - дип төшереп калдырган. Кире авылга кайтып килешли шушы фаҗига килеп чыккан. Лилия үзе китсә дә, менә шулай итеп улын үлемнән саклап калган дибез.
Балалар әниләрен бик юксыналар. Исламга әнисе хакында берни дә әйтмәдек әле. «Әни кая китте, кайчан кайта?» - дип сорап йөри. Рафаэльгә: «Әниеңне әтиең үз янына алды», - дидек. 8 яшь булгач, хәзер әнисенең дә вафат булганын, әтисе кебек кире кайтмый торган җиргә киткәнен аңлый инде. Беркөнне яныбызга килеп: «Әнием авариягә эләктеме?» - дип тә сорады. Мессенджерлардагы статусларда күргән булса кирәк, - ди Эльвина.
Әти-әнисез калсалар да, Аллаһка шөкер, Рафаэль белән Ислам чит кулларда үсмәячәк. Кайнанасы белән кайнатасы Лилиягә балаларны карашуда төп ярдәмче, терәк булып торганнар. Алга таба да балаларны үз канатлары астында тәрбияләргә җыеналар.
Әнине балаларның опекуны итеп теркәргә җыенабыз. Аллаһы боерса, үз әби-бабайлары янында, әтиләре нигезендә үсәчәкләр, - диде әңгәмәдәшем. Эльвина үзе дә күрше авылда гына яши икән. Ул да мөмкин кадәр янәшәләрендә булып, әти-әнисенә Рафаэль белән Исламны тәрбияләшергә ярдәм итәчәген белдерде.
«Хәвеф киләчәген тоемлагандыр...»
Үлем сәгатенең кайчан сугачагын беркем дә белми шул… Лилиягә үзләре яшәгән Тайсуган авылына кайтып җитәргә дә күп калмаган булган инде, югыйсә. Әллә ничә тапкыр шалтыратып та чыга алмагач, Лилияне дусты, хезмәттәше Миләүшә эзли башлый. Ул фаҗига урынына да беренчеләрдән булып килеп җиткән кеше.
Лилия белән өченче февраль көнне шалтыратыштык. Ул авырып тора иде, больничныйга чыкты. Шалтыратып, озак кына аралаштык, хәлләрен белештем.
Дүрте көнне эшкә килгәч бер танышымнан: «Юлда Лилиянекенә охшаган машина авариягә эләккән. Лилия эштәме?» - дигән хәбәр килде. Лилиягә әллә ничә шалтыратып та чыга алмагач, иренең сеңлесе Эльвинаны җыйдым. Ул да Лилия белән элемтәгә керә алмавын әйтте.
Авария урыныннан җибәрелгән фотоларда машина номерын күргәч, шигем калмады – дустымның бәлагә юлыгуын аңлап алдым. Шуннан соң Лилияне ГАИга, хастаханәләргә шалтыратып эзли башладык… Мин шунда ук авария урынына киттем, – дип искә ала кара көн вакыйгаларын Миләүшә. – Лилия тәҗрибәле машина йөртүче иде, юлларда һәрвакыт бик сак йөрде. Күрәчәге шулай юлларда булгандыр инде… Ул көнне һава шартлары бик начар иде, мин дә көчкә генә барып җиттем. Машинасы белән идарәне югалткандыр, таеп, каршы полосага чыккандыр, дип фаразлыйбыз, – ди ул.
Фото: © Миләүшә Хәйруллинаның шәхси архивыннан
Миләүшә белән Лилия, күптәнге танышлар булмасалар да, бик тиз уртак тел табып, дуслашып киткәннәр.
Без Лилия белән бергә эшләдек. 2017 елда минем дә бертуган апам гаиләсе белән авариягә эләгеп һәлак булды. Аннан соң иремне, әниемне югалттым. Мин дә ике баламны ялгызым гына үстерәм. Менә шул язмышларыбыз охшаш булу, бертөрле кайгылар кичерүебез берләштергәндер дим безне. Бер-беребезне ике сүздән аңлый торган идек. Минем өчен бу яңа һөнәр, яңа коллектив иде. Лилия мине кулымнан җитәкләп диярлек алып кереп китте әлеге коллективка, миңа бик зур терәк булды.
Лилия турында кемнән генә сорасаң да, бер генә начар сүз әйтүче дә булмас. Ике баланы ялгыз үстерүенә карамастан, бурычка акча сорасаң, соңгы тиененә кадәр чыгарып бирә ала иде ул. Сменалар белән алышынырга туры килгән чакларда да берсүзсез ризалаша иде.
Балачагы авыр булса да, Лилиянең тормыш авыр дип зарланганын ишеткәнем булмады. Үзе исән чагында да башкаларга: «Лилиядән үрнәк алырга кирәк. Шулкадәр авырлыклар күргән кеше, ипотекага фатир, машина алып, ике баласын менә дигән итеп үстерә», - ди идем.
Тормышны ярата иде ул. Ипотекага фатир алгач: «Миләүшә, олы улыма фатир булды инде, икенчесенә дә берәр нәрсә карый башларга кирәк», - дип әйткән иде. Үз өен булдыру турында да хыялланды.
Лилиянең балаларына ачуланып дәшкәнен ишеткәнем булмады. Олы малае «начар билге алдым» дип шалтыратса да: «Ярар, улым, борчылма», – дип кенә куя торган иде. Аларга кешедән калган әйбер дә кидергәне булмады, иң яхшысын алырга, иң тәмлесен ашатырга тырышты.
Ире үлгәч төп йорттан китмәде. Кайнанасы Раушания апа да бик әйбәт кеше, Лилиягә гел терәк булды. «Нәрсә пешерим кайтуыгызга?» - дип шалтырата торган иде ул аңа. Менә кайсы кайнана шулай итеп тора киленне? Үзе әйбәт булмаса, мөнәсәбәтләре шундый булыр идеме икән? Лилия үзе дә: «Әни белән шуны-шуны эшләдек әле», - дип сөйли иде, - ди Миләүшә.
Хезмәттәшләре Лилиянең соңгы көннәрдә боек булуына, кеше белән аралашмавына да игътибар иткәннәр.
Гел кәефсез булды. Ниндидер хәвеф киләчәген тоемлагандыр, мөгаен. Гел елмаеп-көлеп, җырлап кына йөри торган Лилиябезне танымадык та, – ди Миләүшә.
Лилияне 5 февраль көнне бөтен авыл белән Тайсуган зиратына, тормыш иптәше янәшәсенә җирләгәннәр. Якыннары мәрхүмәне соңгы юлга озатуда ярдәм күрсәткән барлык туганнарына, үзе эшләгән оешма җитәкчелегенә, авыл халкына зур рәхмәтләрен белдерүебезне үтенделәр.
Гөрләп яшәр, балаларын үстерер чагында, Лилиянең шулай яшьли кара гүргә кереп ятуы бик аяныч. Лилиягә хәзер инде безнең догаларыбыз гына кирәк. Ә менә аның ятим калган сабыйлары Рафаэль белән Исламга без җомга хәерләребезне бирә алабыз.
Лилиянең балалары,барлык якыннары һәм дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хәсрәтегезне күтәрергә Аллаһ тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен.
Фото: © Фото социаль челтәрләрдән