Демография, медицина һәм мәктәпләрдә иминлек: Миңнеханов Казандагы проблемаларны атады

Узган елда Казанда эчке тулай продукт 1,9 трлн сумга җиткән

Казан шәһәр Думасының йомгаклау сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, шәһәрнең эчке тулай продукты күләме 1,9 трлн сумга җиткән, сәнәгать җитештерүе 3,6 процентка арткан, ә үзебездә җитештерелгән товарлар күләме 6,3 процентка арткан. Авиация һәм вертолет заводларында яңа җитештерүләр һәм белгечләр өчен укыту үзәкләре ачылган, ә «Казаноргсинтез»да катализаторлар фабрикасы төзелә.

«Казаноргсинтез»да база полимерлары өчен катализаторлар фабрикасы төзи башладылар, яңа пар-газ җиһазын көйләү һәм эшләтеп карауның беренче этабы төгәлләнде. Ул икенчел ресурслар куллану хисабына, өстәмә куәтләр булдырачак», – диде Илсур Метшин.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Зур һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 107 мең сумнан артып киткән, эшсезлек дәрәҗәсе түбән – 0,19 процент калган. Шул ук вакытта, 12 мең вакансия ачык, бигрәк тә төзелеш, транспорт һәм белем бирү тармаклары белгечләренә ихтыяҗ зур.

Шәһәр икътисадына 300 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән.

Кече һәм урта эшмәкәрлек эш урыннарының өчтән берен һәм шәһәр тулай продуктының 42,5 процентын тәэмин иткән, ә предприятиеләр әйләнеше 842 млрд сумга җиткән.

Шәһәр бюджеты керемнәр буенча 62,3 млрд сум һәм чыгымнар буенча 64,3 млрд сум булган, аларның 75 проценттан артыгын социаль өлкәгә юнәлткәннәр.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Соңгы ун елда Казан юлларына «астрономик» 178 млрд сум тотылган

Метшин сүзләренчә, республика ярдәме инфраструктураны: мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләрне үстерергә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, узган елда Казанда юллар төзелешенә һәм ремонтына 17 млрд сум бүленгән.

«Аннан алдагы елны – 41,5 млрд сум булган. Соңгы ун елда Казанда юл эшләренә астрономик сан – барлыгы 178 млрд сум бүлеп бирелде», – дип өстәде Метшин.

Узган елда гомуми мәйданы 2 млн квадрат метр булган 250 участокта юллар яңартылган.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Зур объектлар: көн саен 50 мең машина йөри торган Горький шоссесы яңартылды, М7 трассасына чыга торган Вознесение трактының беренче һәм икенче чираты төзелде.

Моннан тыш, узган елда гомуми мәйданы 2 млн квадрат метр булган 250 участокта юллар яңартылган.

«Кави Нәҗми урамында Болак аркылы күпер, Достоевский урамындагы юлүткәргеч төзекләндерелде, Краснооктябрьской, Мәүлетов урамнарында яңа җәяүлеләр кичүе төзелде, Җиңү проспектыннан Оренбург трактына керә торган юл киңәйтелде», – диде мэр.

2026 елда Казанда 106 иске автобусны алмаштыру планлаштырыла

Юлларны масштаблы яңарту белән беррәттән Казанда җәмәгать транспорты челтәрен үстерүне дәвам итәләр. 2026 елда 106 иске автобусны алмаштыру планлаштырыла.

«Транспорт оешмалары үзләре генә мондый йөкләнешне күтәрә алмый», – диде шәһәр башлыгы.

Мэр сүзләренчә, 2025 елда шәһәргә 30 яңа газ автобусы кайтарылган, ә бүген барлык автобус паркының 56 проценты экологик газ-мотор ягулыгында эшли. Җәмәгать транспортыннан көн саен Казан халкының өчтән береннән артыгы файдалана – бу көненә якынча 700-750 мең мәртәбә йөрү.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Илсур Метшин искәрткәнчә, Казан Россия мегаполислары арасыннан беренче булып җәмәгать транспорты реформасы уздырды: 2007 елда шәһәр урамнарыннан «Газель»ләр һәм «пазиклар» алынды, ә алар урынына пассажирлар йөртүнең заманча системасы килде.

«Шәһәр үсә, чикләре киңәя, яңа торак массивлар барлыкка килә, шуңа күрә транспортны өлешләп кенә түгел, ә бөтен шәһәр агломерациясен исәпкә алып үстерергә кирәк», – диде мэр.

Шәһәргә җир өсте электр транспорты проблемаларын да хәл итәргә туры киләчәк: совет чорында ук төзелгән контакт кабель челтәрләре, трамвай юллары һәм тарту подстанцияләре тузган. Бу хәрәкәт тизлегенә һәм иминлегенә турыдан-туры тәэсир итә. Шул сәбәпле, хәзер җәмәгать транспорты һәм урам-юллар челтәрен үстерүнең комплекслы концепциясен төзү төгәлләнеп килә, аны озакламый Татарстан Хөкүмәтенә тәкъдим итәчәкләр.

Казан торак тапшыру буенча Россиядә икенче урынга күтәрелде

Шәһәр казанышлары арасыннан Илсур Метшин торак төзелеше темпларын аерым атады. Казан торак тапшыру буенча Россиядәге зур шәһәрләр арасында дүртенче урыннан икенче урынга күтәрелгән. 2025 елда Татарстан башкаласында 1,3 млн квадрат метр торак мәйдан, аларның 92 меңе социаль ипотека буенча төзелгән.

«Демография үзгәрешләре бездән шәһәр үсешенең динамик темпларын таләп итә – торак тапшыру буенча да, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм поликлинкалар төзелеше буенча да», – диде Илсур Метшин.

2025 елда Татарстан башкаласында 1,3 млн квадрат метр торак мәйдан төзелгән, аларның 92 меңе социаль ипотека буенча.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Шулай ук 2025 елда Казанда Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы да дәвам итте. Ул гамәлдә булган вакыт дәвамында шәһәрдә 3,6 млн квадрат метр мәйданда 2,7 мең ишегалды төзекләндерелгән. Бу үзгәрешләр 600 меңнән артык кешегә кагылган. 2025 елда 566 күпфатирлы йорт территориясе тәртипкә салынган. Шул ук вакытта 2027 елга тагын якынча 280 ишегалдын төзекләндерергә кирәк.

«Хөрмәтле, Рөстәм Нургалиевич, эшләнелгән эшләр һәм программаны тагын озайткан өчен ихлас рәхмәт. Төзекләндерелгән ишегалды кәефне үзгәртә, күршеләрдә уңай мөнәсәбәтләрне ныгыта һәм кешеләргә тәртипне үзләренә сакларга һәм йорт тормышында катнашырга этәргеч бирә», – диде шәһәр мэры.

Казан 2030 елга туризм тармагы әйләнешен 100 млрд сумга җиткерергә ниятли

Тагын бер үсеш ноктасы – туризм тармагы. 2025 елда Казанга 5 миллионнан артык кеше килгән – шәһәр бу күрсәткечкә планлаштырылган вакыттан иртәрәк ирешкән. Хәзер 2030 елга Татарстан башкаласы инде 7 млн кунак кабул итәргә һәм тармакның гомуми әйләнешен 100 млрд сумга арттырырга ниятли.

«Казан Россиянең иң кызыктыргыч шәһәрләренең берсе статусын ныгытуын дәвам итәр һәм бөтен дөньядан миллионлаган кеше өчен тартылу нокталы булыр, дип ышанабыз», – диде Метшин.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Аның сүзләренчә, туризм шәһәр икътисадының иң төп тармакларының берсенә әйләнде. Җәйге чорда кунакханәләр 90 процентка тула, бу кунакханә инфраструктурасы үсешенә этәргеч бирә. 2025 елда өч яңа объект ачылган, шуның ярдәмендә номерлар фонды 500 берәмлеккә арткан. Бүген Казанда 8,8 мең номерлы һәм 17,7 мең урынлы 238 яшәү урыны исәпләнә.

Туристик агым үсешенә зур вакыйгалар да саллы өлеш кертә.

«Яңа тарту нокталарын булдыру өчен масштаблы проектлар тормышка ашырыла: зооботаника бакчасы яңартыла, аэропортта пассажирлар өчен яңа терминал төзелә, креатив индустрияне үстерүнең төп кластеры буларак Уникаль осталар үзәге булдырыла. Казан Россиянең иң кызыктыргыч шәһәрләренең берсе статусын ныгытуын дәвам итәр һәм бөтен дөньядан миллионлаган кеше өчен тарту ноктасы булыр, дип ышанабыз», – диде Метшин.

«Бу кадәр кар явачагын көтмәгән идек»

Туристик рекордларны һәм төзелеш уңышларын катлаулы шартлар да туктатмаган. Бу кышта шәһәр кабат кар коллапсына дучар булды. Рекордлы кар коммуналь хезмәтләрнең бөтен көчләрен һәм ресурсларын мобилизацияләүне таләп итте. Сезон башыннан башлап Казаннан 1,3 млн тоннадан артык кар чыгарылган – бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк.

Гамәлдәге экологик таләпләр карны вакытлыча өеп кую мөмкинлеген чикли, ә сигез кар эретү пунктларының барысы да тәүлек әйләнәсе, үз мөмкинлекләре чигендә эшли. Шул сәбәпле, Илсур Метшин яңа стационар пунктлар төзү тәкъдиме белән Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Бу максатлар өчен беренче участокны сайлаганнар инде.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, көчле кар явулардан соң Казанда коммуналь инфраструктура эшенә сораулар барлыкка килгән.

«Хәер, соңгы көннәрдә күп нәрсәне бик оператив һәм сыйфатлы эшләделәр, дип әйтергә тиешмен. Бәлки күпләр әле булдыра алмагандыр, тик бәхеткә, эш күренә. Шәһәр хезмәтләре бу авырлыкларны оператив җиңеп чыкты», – диде Татарстан Рәисе.

Шул ук вакытта, түбәләрдәге боз һәм кар мәсьәләләре кала һәм бу түбә ишелүләр куркынычы тудыра.

«Бу аңлашыла, моның кадәр кар явар, дип көтмәгән идек. Шулай да, бу нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк», – дип йомгаклады Рәис.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Безгә демографияне беркем дә яхшыртып бирми – бу безнең уртак эш»

Шәһәр думасы сессиясендә демография вазгыятенә аерым игътибар бирелде. Соңгы 20 елда Казанда 380 меңнән артык бала туган, ә 2005 елдан башлап халык 214 мең кешегә арткан, диде Илсур Метшин.

Шул ук вакытта, Татарстан буенча туучылар саны кими. Республика Рәисе сүзләренчә, әгәр элек халык саны арту 10 мең кешене тәшкил иткән булса, хәзер исә шушындый ук күрсәткеч белән минус күзәтелә.

Миңнеханов сүзләренчә, туучылар саны кимү Казанга да кагыла, монда «уңай баланс» зур түгел.

«Шулай булгач, әйдәгез, хатыннарыгызны, кызларыгызны һәм танышларыгызны үгетләгез, үзегез дә тырышыгыз. Безгә демографияне беркем дә яхшыртып бирмәячәк. Бу безнең уртак эш. Сезгә килеп беркем дә уйлап бирми», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Сәламәтлек саклау министрлыгы, шәһәр белән бергә оешыгыз»

Медицина хезмәте күрсәтү өлкәсе дә Татарстан Рәисе тәнкыйтенә дучар булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2025 елда медицина оешмалары эшчәнлегенә бәйле 11 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Казандагы 13 медицина оешмасы шәһәр халкыннан иң түбән бәяләмә алган.

«Матди база буенча барысы да яхшы бара, әмма бик күп шелтә бар. Сәламәтлек саклау министрлыгы мондадыр. Әйдәгез, шәһәр белән бергә оешыгыз. Без акча бирәбез, ә урыннарда кешеләр моны сизми», – диде Татарстан лидеры.

Төп шелтәләр – чиратларда озак көтеп тору, регистратуралар эшчәнлеге, шәфкать туташлары һәм табибларның мөнәсәбәте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада үлем-китем санын киметүгә ирешеп булган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россиянең егерме төбәге арасына керә һәм Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Без мәктәптән төрмә ясый алмыйбыз бит – эшне тәртипкә салырга кирәк»

Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендәге иминлек буенча да кисәтүләр ясады. Ул директорларны дисциплинаны шәхсән контрольдә тотарга, тәрбия эшен көчәйтергә һәм белем бирү оешмаларында тәртип урнаштырырга өндәде.

Рәис күптән-түгел Түбән Камада булган гадәттән тыш хәлне дә телгә алды: Түбән Каманың 37нче лицеенда 7 сыйныф укучысы мәктәпкә пычак алып килде һәм техник хезмәткәрне яралады, шуннан соң сигнал коралыннан атып, үзе зыян күрде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәктәп – белем бирү үзәге генә түгел, ә тәрбия институты да һәм бу соңгы вакытта «бераз кулдан ычкынды».

«Мәктәп директоры карарга тиеш. Нәрсә бу? Мәктәпкә поход рюкзагыннан киләләр, мәктәпнекеннән түгел, походныкыннан. Пычаклар, тагын нәрсәләрдер алып киләләр. Без бит мәктәптән төрмә ясый алмыйбыз, эшне тәртипкә салырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: «Татар-информ», Александра Давыдова, Александр Хевронин

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *