«Гайрәтлелеге күренергә тиеш» – Аяз Гыйләҗевка һәйкәлне якыннары ничек күзаллый

2025 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында Чаллы татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов 2028 елда Аяз Гыйләҗевның 100 еллыгы булачагын искәртеп: «2020 елда, сезнең ярдәмегез белән, Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага ия булды. Чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Чаллы театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Корабны ничек атасаң, шулай йөзеп китә, диләр. Аллаһка шөкер, театр шушы 5 ел эчендә уңышларга иреште, репертуар баеды. Ирада Хафизҗановна белән Аяз Гыйләҗевның юбилеен үткәрү буенча планыбыз бар. Чаллыны бизәү өчен, 2028 елда Аяз Гыйләҗевка театр алдында һәйкәл куйсак, бу – киләчәк буыннарга бүләк булыр иде», – диде.

Әлеге тәкъдимнең беренчел нәтиҗәсе буларак Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев һәйкәленә эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан ителде.

  • Конкурс 2026 елның 5 февраленнән 5 апреленә кадәр уздырыла. Катнашучылар – Россия Федерациясе гражданнары булган һәм Россия Федерациясендә яшәгән профессиональ скульпторлар. Һәйкәл Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт театры алдындагы территориядә куелачак.
  • Комиссиядә оештыручының, Чаллы театрының, Казан һәм Чаллы шәһәрләре муниципаль берәмлегенең башкарма комитетының вәкилләре, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бар – кемнәр булуы ачык мәгълүмат кырында юк.
  • Конкурс нигезләмәсендәге техник биремдә: «Һәйкәлнең эскиз проектында А.М. Гыйләҗевның фигурасын бөтен буена ясарга киңәш ителә», диелгән. «Катнашырга теләүчеләргә Аяз Гыйләҗевның фотосурәтләре бирелә», диелгән.

Тинчурин театрында Тинчурин бюсты бар, Түбән Кама театрында – Туфан Миңнуллин бюсты, Минзәлә театры каршындагы паркта – Сабир Өметбаев бюсты... Чаллылар бюстлап кына тормаганнар – афәрин – зурдан купканнар!

Димәк, тиздән – 2028 елда дип уйлыйбыз – халык язучысының 100 еллыгына – Чаллы театры алдында затлы һәйкәл барлыкка киләчәк.

Рәссамнарга эшне җиңеләйтү өчен (ә бәлки авырайту, катлауландырудыр) Аяз Гыйләҗевның гаиләсе – хатыны Нәкыя Гыйләҗева һәм уллары – күренекле галим Искәндәр Гыйләҗев һәм мәшһүр драматург Мансур Гыйләҗев белән сөйләштем. Әлбәттә, әлеге инициатива белән чыккан режиссер – Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның фикере дә кызыклы – ул нинди һәйкәлне күзаллый.

«Аяз рухы төшкән, төшенке кыяфәтле кеше булырга тиеш түгел»

Фото: © Салават Камалетдинов

Нәкыя Гыйләҗева:

Шуннан башлыйм әле – нигә ул комиссиядә Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар юк икән? Кем аларсыз оештырган соң ул комиссияне? Мансур бит үзе дә профессиясе буенча архитектор – аны, читкә тибәрмичә, бу эшкә катнаштырырга кирәктер. Аяз Гыйләҗевны тора салып бастырып яки багана өстенә бюстын куеп кына эшләмәсеннәр иде инде. Мәңгелеккә калырга тиешле һәйкәл бит ул – язучыны күрсәтергә тиеш. Әлбәттә, рәссам аны үзенчә күрә инде. Аязның машинкасы белән өстәл артында утыра торган фотосы бар – шуннан чыгыбрак ясасыннар иде. Фото ул фото инде, һәйкәлдә Аязның гайрәтлелеге күренергә тиеш.

Ул беркемгә дә охшамаган икенче төрле холыктагы язучы иде. Аяз беркайчан да властька күтәрелергә тырышмады, ләкин бернәрсә дә Аязсыз хәл ителмәде. Аның үзенең Тукай бүләге булмаган вакытта да Язучылар берлеге рәисләре – Гариф Ахунов, Ренат Мөхәммәдиевлар бу мәсьәләдә аның белән киңәшәләр иде. Тукай премиясе бит ул әсәргә бирелә. Тукай премиясе нәкъ Аяз әйткән кешеләргә бирелә торган иде. Аязның гайрәтлелеге шунда да күренә. Аяз рухы төшкән, төшенке кыяфәтле кеше булырга тиеш түгел. Бик карт кешене дә ясамасыннар иде – 60-70 яшьләрдәге кеше инде.

Әсәрләренә килгәндә, рәссамнар татар әдәбиятын укыймы икән? «Ягез бер дога» әсәре ача инде аның холкын. Ул «Давайте, помолимся» исеме белән русча да басылып чыкты. Яшьлек елларын алсак «Язгы кәрваннар», «Дүртәү» әсәрләрен белсәләр ярый.

Аяз гомере буе машинка артында булды – эшләгәндә бервакытта да ручка тотмады, машинкада басты. 1965 елдан бирле 8 машинкасы булды: ватыла торды, яңасын ала торды. Хәзер дә күп әле өйдә машинкалар, музейларга да бирдем инде. Балаларына да машинкалар алып бирде – язучы өчен иң кирәкле техника дип исәпли идек бит инде. Компьютерны үзләштермәде. Анысын мин үзләштердем: «Синең әйберләрне басам», – ди идем. «Ышанмыйм мин аңа», – ди иде. Һәйкәлдә машинкасы да булырга тиеш. Ул машинкага «табынган» кеше.

«Символик булырга тиеш»

Фото: © Солтан Исхаков

Тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев:

Аяз Гыйләҗев һәйкәле Ленин бабай кебек басып торган соцреализм стилендәге һәйкәл булырга тиеш түгел. Миңа иң охшаган һәйкәл... ул һәйкәл дә түгел инде, кабер ташы... Михаил Жванецкийның кабер ташын күргәнең бармы интернетта? Портфелен күтәреп китеп бара. Бу – сәнгать ичмасам! Һәйкәл символик булырга тиеш. Аяз Гыйләҗевка тиң булырга тиеш ул.

«Һәйкәлне яңадан эшләп булмый»

Фото: © Солтан Исхаков

Драматург Мансур Гыйләҗев:

Һәйкәл – бик авыр һәм катлаулы мәсьәлә. Спектакльне яңадан куярга була, китапны яңадан бастырырга була, һәйкәлне яңадан эшләп булмый, ул бер мәртәбә мәңгелеккә эшләнә. Бездә сынлы сәнгать бик артта калган хәлдә. Дөньяда һәйкәлләрнең бик матур үрнәкләре бар. Бу хакта Искәндәр белән дә сөйләшкән идек. Ул Жванецкийның кабер ташын искә төшерде. Миңа иң ошаганы – Ван Гогныкы. Ул - шедевр! Анда концепция, мәгънә, образ бар.

Түбән Кама театры фойесында Туфан Миңнуллин скульптурасы бар. Миңа калса, андыйны куйганчы – бөтенләй куймаска!

Мин конкурс нигезләмәсен укыдым. Басып тора, диелгән. Мин – аның улы, без бергә озак яшәдек – Аяз Гыйләҗев беркайчан да басып тормый иде: я эшли, я йөгерә. Икенчедән, ул буйга зур түгел, гәүдәсе дә әллә ни матур түгел, матур киенеп йөргән кеше дип тә булмый – киеме дә юк иде ул вакытта. Шуңа басып тора торган һәйкәл берничек тә була алмый. Ул һәйкәл гипербола, символика белән чын сәнгать әсәре булырга тиеш.

Беләсеңме, бер Гыйләҗевта өч Гыйләҗев иде бит: иҗатта, безнең әти һәм тормыштагы үзе. Аның өч иманы булган. Өч! Мин моны ихластан белеп әйтәм.

Хәтеремдә: ул – гел машинкада ут чәчеп эшләп утырган кеше. Аның секретерда эш урыны бар иде – шунда машинкада басып утыра иде. Аяз Гыйләҗев примитив кеше булмады. Бик үзенчәлекле, оригиналь кеше иде. Эчендә ниндидер пружина бар иде. Иҗаты уйландыра – һәйкәл дә уйландыра торган булырга тиеш. Рәссамнарга кайсыдыр әсәрен укысыннар димим – тел белмәгән килеш укып вакыт кына әрәм итәчәкләр. Вакыт та аз бит. Бибинурны («Җомга көн, кич белән» повестен күздә тота – авт.) укып ясап куймаслар бит инде. Рәссамнар әни һәм без – уллары белән сөйләшсен. Иң яхшы китап – безнең әни...

«Бөек язучы икәнен күрсәтергә тиеш»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка да мөрәҗәгать иттем. Чөнки комиссия әгъзалары һәм варислары ничек кенә хупласа да, һәйкәл театр алдында театр тамашачысын каршы алып торачак. Димәк, ул театрның үсеш концепциясенә, иҗат юнәлешенә, аудиториясе үзенчәлекләренә туры килергә тиеш. Шул сәбәпле театрның рәссамнарга теләкләр һәм таләпләрен белештем. Алар фикеренчә, һәйкәлдә тәгаен нәрсә булырга һәм булмаска тиеш икән.

Фото: © Солтан Исхаков

Олег Кинҗәгулов:

Әйе, концепция дә төп роль уйный, ләкин монда мөһимрәк тә мәсьәләләр бар. Аяз абыйның иҗаты белән танышканда, 70-80нче елларда әсәрләр язуына карамастан, ул миңа алдан күрүче (ясновидящий) шәхес булып күренде. Гаҗәпләнеп, шаккатып укыдым. Ул киләчәк турында җаны әрнеп яшәгән. Ул классик кына түгел, ул галәм тарафыннан дөньяга бүләк ителгән даһи, әмма дөнья аны ишетмәгән. Шуңа күрә һәйкәл дә безгә – киләчәк буынга тамырларын онытмаска кирәкне искә төшерү символы да буларак, Аяз абыйның бөек язучы икәнен күрсәтергә тиеш, минемчә. Олы йөрәкле, киң күңелле даһи язучы, шул ук вакытта юморы да булган кеше дә… – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *