«Өзелгән көй»: Әлмәт театрына тәмле пресс-сәяхәт - Шүрәле һәм токмачлы аш

Татарстанда 6 татар дәүләт театры Казаннан читтә урнашкан. Аларның һәрберсендә сезонга берничә спектакль чыга. Болар - федераль проект буенча чыккан спектакльләр дә, театр үзе мөмкинлекләр табып чыгарган сәхнә әсәрләре дә. Ни кызганыч, аларның күбесе республика матбугатыннан читтә кала. Театр темасына якын торган журналистлар күп тә түгел, булганы да Казандагы татар театрларыннан - Камал театры, Тинчурин театры, Кариев театры һәм «Әкият» курчак театрыннан уза алмый. Чөнки... «Юл газабы – гүр газабы» ди халкыбыз, якын юллар кыйбат, бушлай юллар озак, дигәндәй...

Кама арты һәм Казаннан читтәге башка татар театрларының Казан гастрольләренә килгәндә, беренчедән, Казан театрларының сәхнәләре буш булмый, сәхнә биреп кочак җәеп тормыйлар ди, икенчедән, Казан гастрольләре оештыруның авырлыгын театр үзе генә белә – «капчыктагы кара мәче»не алырга тамашачы чиратка басып көтми. Шулай да, ел саен ук булмаса да, театрлар Казанга килергә тырыша, тамашачысын да җыя. Театр белгечләре, әдәбият белгечләре һәм журналистлар да шул сирәк гастрольләр вакытында килә инде.

Безнең «Тантана» театр премиясе бар бит инде – нигезләмә буенча аны экспертлар карарга тиеш. Әмма ул экспертларның өчесе Мәскәү һәм Питердан – телевизордан карый, димәк, һәрхәлдә, шундый өмет бар. Ә Казаннан читтәге театрларга Нияз Игъламов, Елена Шевченко, Камал театры вәкилләре Гөлшат Фәттахова һәм Гөлназ Хәсәнова килә. Әмма аларның берсе дә «Тантана»га тәкъдим ителгән спектакльләр буенча рецензия язмый, диярлек. Алар язып, мин күрми калсам, гафу үтенәм. Шулай итеп, еш кына ни җылы сүз, ни тәнкыйть – берни ишетелми кала. Театрларның яраткан тамашачылары булып, алар социаль челтәрләрдә язган кызыклы кайтавазлардан тыш.

Тынлыктан чыгу өчен театрлар кайчагында театр белгечләре, әдәбият белгечләре һәм журналистларга пресс-турлар оештырып карый, әмма бер спектакль өчен юл мәшәкатьләре кичереп, тулы бер көнне багышларга бөтен журналист та әзер түгел. Сәбәбе дә сер түгел: бер генә тема булганда гонорар күләме түгелгән вакытны акламый.

Менә шундый озын сүз башыннан соң шушы көннәрдә Әлмәт театры оештырган пресс-турга күчәбез.

Әлмәт театры журналистларны, театр һәм әдәбият белгечләрен, шулай ук, блогерларны җыеп «ТеаТрапеза» дип аталган пресс-тур ясады. Ягъни, театр сөюче һәм театр тирәсендә нәрсәдер аңлаучы 17 кешене Казаннан Әлмәткә алып кайтып премьерасын күрсәтте.

Театр, әдәбият һәм кино белгечләреннән, журналистлер һәм блогерлардан торган бер автобус халык арасыннан бер генә кеше дә көнем әрәм үтте дип зарланмады. Беренчедән, спектакль фикер алышырга, уйланырга лаеклы иде. Икенчедән, Әлмәт театры «Каракүз» гастрофестиваль директоры Павел Красильников белән берлектә гамәлгә куелган «ТеаТрапеза» гастрономия проекты тәкъдим итте. Ягъни, Казан һәм Мәскәү кунаклары «Өзелгән көй» спектаклен карады һәм «Каракүз» гастрофестивале җитәкчесе командасының спектакль белән илһамланып иҗат иткән тәмле ризыклары белән сыйландылар.

Өченчедән, театрның матбуга үзәге килүчеләрне дә бик сайлап кына җыйган, әлеге сайланган командага эләгүебезгә горурланып гөрләшеп кайттык.

Фото: © Әлмәт театры, Татьяна Афонина

«Өзелгән көй» – Әлмәт театрының декабрь аенда чыккан премьерасы. Күренекле татар композиторы, «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинга багышланган спектакльнең режиссеры – Сәрдәр Тагировский. Инсценировка авторлары – Сәрдәр үзе һәм Ләйсән Фәизова. Текстны татарчага Рәфкать Шаһиев тәрҗемә иткән. Спектакль турында аерым язылачак.

Ә беләсезме, бу «ТеаТрапеза» нәрсәсе белән кадерле иде? Табынның спектакльнең бер өлешенә әйләнүе белән. Спектакль беренчел, ә табынның максаты кунак тамашачының тамагын туйдыру түгел, спектакльнең эчтәлеген тулыландыру. Төрле туйларга-мәҗлесләргә йөрибез бит инде, әйеме? Алар рестораннарда-кафеларда уза - ашап та, сәнгати яктан баеп, күңел ачып та кайтабыз. Ягъни, ашаганда күңеле булсын өчен, кунакка җырчы җырлап тора, ашап алгач, кеше селкенеп биеп тә керә. Ашау – беренчел. Мәдәният аның бизәге.

Әлмәт театры шушы мәҗлес тәртипләрен кирегә әйләндереп куйды. Әйтик, кунакларны токмачлы аш белән каршы алганнар икән, бу юкка түгел, без спектакль дәвамында ул токмачлы ашны күңелле итеп тә, сызланып та искә алдык.

«Нәрсә ашаганнар? Бәрәңге, ит – каз ите, ат ите. Менә кара җимеш белән томалап пешерелгән бәрәңге, менә каз ите белән кыстыбый, менә бородино икмәге белән тартар, менә карамельләнгән нарат җиләге белән ат итеннән брускетта, тозлы кыяр... Сезнең өчен махсус авторлык десерты – ул элек татарлар ашаган ризыкларны кулланып ясалды. Үләнле татар чәе, нарат җиләгеннән морс – рәхим итегез», дип таныштырып чыкты «Каракүз» гастрофестивале директоры Павел Красильников.

Әлмәтнең бренды булган «Каракүз» фестивален белә идек, ә менә аның кысаларында гастрофестиваль барын бөтенебез дә белми иде. Хәзер беләчәкбез. Димәк, Татарстан буйлап кышкы сәяхәт программаларында Әлмәт театры булса, җәйге программада «Каракүз» була ала.

Башка театрларга киңәш: театрлар пресс-турлар уздырырга тели икән, театр белән генә чикләнмичә, әлбәттә, аның беренчелеген киметмичә, киңрәк программа белән оештырырга кирәк. Аның киңлеге нарат җиләге белән десерт дигән сүз түгел, әлбәттә. Һәр төбәк үз брендларын тәкъдим итә ала.

Ә беренче урында, барыбер, яхшы спектакль. Спектакль рухландырмаса, аны брускетта коткара алмый. Ә «Өзелгән көй» өчен Әлмәткә барырга була, хәтта брускеттасыз да.

Спектакль 17 һәм 18 мартта күрсәтеләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *