Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын Марат Әхмәтовка йөкләделәр
Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан киткәннән соң, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын Марат Әхмәтовка йөкләделәр. Шул хактагы карарны депутатлар корпусы бертавыштан кабул итте, дип яза «Татар-информ».
Моңа кадәр Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасында иде.