Казан педиатры Рубежноедагы эше турында: «Ярдәм итү мөмкинлеге бар икән, барырга кирәк»

Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе табиб-педиатры Эльмира Номина бер ай дәвамында Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәрендә күппрофильле хастаханәдә эшләгән. Бу вакыт эчендә ул балалар медицинасын оештыруның ничек үзгәрүен, табибларның һәм пациентларның көн саен нинди бурычлар белән очрашуын һәм мондый катлаулы вакытта тотрыклылыкны сакларга нәрсә булышуын үх күзләре белән күргән.

«Монда һәр өстәмә табиб ярдәм буларак кабул ителә

Хәзер шәһәрдә балалар медицинасы ни хәлдә?

Төп авырлык элеккечә үк – белгечләрнең чикле санда булуы. Әгәр элек булган белән чагыштырсак, үзгәрешләр сизелә.

Эш җыйнак оештырылган – кабул итү башка медицина оешмасы базасындагы берничә бүлмәдә алып барыла. Бүлек мөдире административ эшне һәм пациентлар кабул итүне бергә алып бара – белгечләр саны чикле булган шартларда бу мәҗбүри эш. Йөкләнеш зур, һәм һәр өстәмә табиб монда ярдәм буларак кабул ителә.

Хәзер йөкләнеш ни дәрәҗәдә зур?

Ул чыннан да бик саллы. Профилактика көннәре була – прививкалар, диаскин-тестлар. Бу туберкулезны иртә ачыклау кирәклеген исәпкә алганда, бик мөһим юнәлеш. Күптән түгел миндә – 35, ә мөдирдә 39 бала булды. Көненә барлыгы 70дән артык бала кабул иттек. Гадәти көннәрдә якынча 20-25 пациент була. Тик, мәсәлән, сыйныфлар белән килгәндә, пациентлар агымы бермә-бер арта.

Караулар ничек оештырылган?

Планлы караулар бар – балалар бакчасына, мәктәпкә керер алдыннан, үсмерлек яшендә. Бу федераль таләпләр буенча мәҗбүри тикшеренүләр, алар сәламәтлеккә бәйле проблемаларны вакытында ачыкларга булыша. Диаскин-тестлар уздырабыз. Моннан тыш, педиатр баланың сәламәтлек төркемен һәм физкультура төркемен ачыклый. Монда бу аеруча мөһим: урамдагы гадәти мөмкинлекләр чикләнгән, шуңа күрә балаларның күбесе спорт секцияләрендә шөгыльләнә, ә моның өчен медицина белешмәсе кирәк.

Ата-аналар балаларын вакцинациягә алып киләме?

Әйе, һәм бу бик шатландыра. Баш тартучылар юк диярлек – якынча, мең балага 2-3 очрак туры килә. Калганнары илкүләм календарь нигезендә прививкалар ясата. Әгәр каршы күрсәтмәләр булса, комиссия эшли. Тулаем алганда, әти-әниләр профилактика мөһимлеген аңлый һәм табибларга ышана.

«Бәләкәй бала авызына кашык капкан килеш егыла һәм җитди яралана»

Нинди авырулар белән ешрак мөрәҗәгать итәләр?

Хәзер А гриппы кимүгә таба бара. Ә узган командировка вакытында – ноябрь-декабрь айларында – пневмония һәм бронхитлар сизелерлек күп иде. Хәзер вазгыять тынычрак. Гомумән, балалар шактый нык. Гамәлдә булган көнкүреш чикләүләргә дә карамастан, ОРВИ гадәттә бер атна дигәндә узып китә.

Әти-әниләр табиблар киңәшен үтиме?

Алар бик җаваплы. Дәвалану билгелисең – алар барысын да үтәргә тырыша, арзан булмаса да, препаратлар сатып ала. Кайвакыт ирексездән, боларның никадәр тырышлык таләп иткәнен уйлап куясың. Әмма күренеп тора, әти-әниләр балалары өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Социаль мәсьәләләр белән очрашырга туры киләме?

Әйе, бу да эшнең бер өлеше. Авыр тормыш хәлендәге гаиләләр бар. Без комиссияләрдә катнашабыз, мондый очракларны карыйбыз. Шуны аңлау мөһим: сәламәтлек саклау өлкәсе керткән өлеш – якынча 10 процент. Калганы – тормыш шартлары, гаиләнең яшәү рәвеше һәм мохит.

Экстрен очраклар буламы?

Әлбәттә. Без монда эшләгәндә тәүлек әйләнәсе диярлек элемтәдә торабвз. Әгәр мөрәҗәгать итәләр икән, бөтен кешегә ярдәм күрсәтелә. Күптән түгел бер очрак булды: кечкенә бала авызына кашык капкан килеш егыла һәм җитди яралана. Аны башта икенче торак пунктка алып барганнар, әмма урында профильле белгеч булмаган. Әти-әнисенә Рубежноега мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр. Без беренче ярдәм күрсәттек, кан агуны туктаттык һәм баланы өлкә хастаханәсенә җибәрдек.

Бүген системага барыннан да бигрәк нәрсә җитми?

Белгечләргә: балалар хирургына, кардиологка, эндокринологка, гинекологка, ультратавыш диагностикасы белгеченә ихтыяҗ саклана. Олылар белгечләре бар, әмма балалар медицинасы аерым әзерлек таләп итә. Идеалда күчмә бригада эшләргә тиеш: башта мәктәпкә, аннан балалар бакчаларына барып балаларны карарга тиешләр. Бу хәлне сизелерлек җиңеләйтер иде.

«Урамда таныйлар, исәнләшәләр, рәхмәт әйтәләр»

Коллектив белән эш ничек корылган?

Бик яхшы. Монда дисциплиналы коллектив. Шәфкать туташлары, санитаркалар – һәммәсе үз эшен белеп башкара. Һәм пациентларның бик җылы мөнәсәбәте. Әти-әниләр урамда таный, исәнләшәләр, рәхмәт әйтәләр.

Көнкүреш шартлары ничегрәк?

Шактый ярыйсы. Администрация булыша, генераторлар бар, транспорт һәм билетлар белән мәсьәләләр хәл ителә. Яхшы ашаталар – вакытны экономияли торган гади, файдалы ризык.

Ә вакыт-вакыт шартлаган тавышлар ишетелү?..

Без моңа тыныч карарга тырышабыз. Монда кешеләр – балалар, өлкәннәр яши. Алар һәрдаим шушы шартларда яши. Ә без алар белән шушы чынбарлыкны бүлешәбез генә.

Бу беренче сәфәрегез түгел инде. Бу сәфәрләрдән нинди тойгылар калды?

Бу минем өченче сәфәрем инде. Беренчесе 2022 елда булды, соңыннан ноябрь-декабрьдә һәм менә кабат килдем. Кайвакыт командировка түгел, ә өйгә кайткан кебек тоела. Монда кешеләрнең мөнәсәбәте бик җылы. Мәсәлән, 1 мартта минем юбилей булды – бөтен коллектив мине котлады. Бу бик дулкынландыргыч булды.

Якыннарыгыз ничек кабул итә?

Төрлечә. Хезмәттәшләр: «Тагын кая киттең инде? Монда кем эшләргә тиеш?» – дип мырланып та ала. Кызым борчыла. Әмма, мин, ярдәм итү мөмкинлеге бар икән, барырга кирәк, дип саныйм.

Димәк, хәзер сезнең ике өй инде?

Мөгаен, шулайдыр. Монда «кунак никахы», дип шаярталар да инде. Әмма чынлыкта барысы да бик гади: эшеңнең кешеләргә чынлап та кирәк булуын аңласаң, бу эчке мәгънә хисе бирә. Шуңа күрә монда әледән-әле киләм.

Чыганак: «Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *