Бүген Казанда 30 нчы хәйрия маршруты йөри

Бүген, 27 февральдә, изге Рамазан аеның җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөриячәк. «Зәкят» хәйрия фонды хәйриячелегендәге бушлай автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип языла, ә салоны шарлар белән бизәлә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Рамазан ае хәйрия маршруты беренче тапкыр 2023 елда Фонд башлангычы белән гамәлгә куелды һәм аны казанлылар яратып кабул итте. Акциянең максаты үзгәрми: җәмгыятьтә хәйриячелекне популярлаштыру, кешеләргә бигрәк тә Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылуның зарурлыгы турында сөйләү.

Быел да әлеге күркәм башлангыч дәвам итәчәк – «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында борт номеры 708 булган 30 нчы автобуста йөрү бер көнгә бушлай була. Хәйрия маршруты иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр Азинодагы «Дуслык» тукталышыннан Юдинодагы «Вокзал яны» тукталышына кадәр йөри.

30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар булуы белән үзенчәлекле. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге автобус иң озын маршрутларның берсе булып санала һәм анда халык һәрвакыт күп була.

30 нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар ислам диненең асылы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда башланган хәйрия марафоны турында якыннан таныша ала.

Моннан тыш, бу көнне шулай ук QR-код ярдәмендә авыру балаларга һәм мохтаҗ өлкәннәргә хәйрия ярдәмен күрсәтергә мөмкин булачак. Быел Фонд, гомумән алганда, 100 авыру балага һәм мохтаҗ өлкәннәргә акчалата ярдәм күрсәтергә ниятли, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Кирове

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Кирова
Экология в Кировской области
Спорт в Кировской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Кирове и Кировской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *