Карбыз сайлыйбыз: файдасы, зыяны, төсе

«О самом главном» тапшыруында белгечләр карбызның файдалы үзлекләре һәм зыяны турында сөйләгән. Бу хакта «Вести» сайты яза.

Белгечләр әйтүенчә, суы күп булгач, карбызлар көчле сидек кудыргыч булып тора, һәм бу – сидек юлларына таш утыруны кисәтергә булыша.

Кызыл карбызда ликопин – көчле антиоксидант була, ул организмны ирекле радикаллардан саклый һәм онкология авырулары барлыкка килүне кисәтә. Тагын бер мөһим матдә – цитруллин, ул канны сыегайта торган азот оксиды эшләнеп чыгуга этәргеч бирә һәм артериаль басымны төшерә. Шушы үзлекләре аркасында карбыз инфаркт һәм инсультны кисәтү өчен нәтиҗәле чара булып тора.

Әмма табиблар кисәтүенчә, карбыз ашау бөтен кешегә дә ярамый. Сидек юлларына таш утырган булса, сидек кудыру нәтиҗәсе аркасында ташлар күчәргә, һәм бөер коликлары килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук ашказаны-эчәклек тракты авырулары кискенләшкәндә, шешенүләр, хроник эч кату булганда һәм су алмашы бозылганда да карбыз ашаудан тыелып торырга кирәк. Диабетикларга да сак булырга кирәк, карбызның гомуми массасының 5 проценты – фруктозадан тора.

Карбызларны нитрат-тестер белән тикшерү дә шомлы нәтиҗәләр күрсәткән: кызыл карбызда нитратлар дәрәҗәсе 110 мг/кг булган, ә норма – 60 мг/кг. Нитратларның максималь концентрациясе җимеш сабакчасы тирәсендә – туфрактан туклыклы матдәләр керә торган урында табыла. Ә сары карбызларда нитратлар күләме нульгә тигез булган.

Экспертлар карбызны сезонында алырга киңәш итә – иртә сатуга чыга торган җимешләр артык күп ашламалар кулланып үстерелә. Карбызның оптималь авырлыгы – 5-6 кг. Карбыз сайлаганда кипкән койрыгына, сары табы булуга (түтәлдә табигый рәвештә өлгерү билгесе) һәм суккалап караганда саңгырау тавыш килүгә игътибар итегез.

Ярыклары булган яки татып карау өчен кисәкләргә киселгән карбыз сатып алу катгый рәвештә тыела – зарарланган урыннарында бактерияләр бик тиз үрчи, һәм бу – җитди агулану китереп чыгара ала.

Сайлау кагыйдәләрен үтәп һәм чамасын белеп ашаганда, карбыз файдалы һәм куркынычсыз ризык булып кала һәм, эссе көндә сусауны гына басып калмыйча, сәламәтлеккә сизелерлек файда да китерә ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Кызыле

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Кызыла
Экология в Туве
Спорт в Туве
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Кызыле и Туве

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *