Катарактадан операция ясаткач, Уфада яшәүче хатынның бер күзе сукыр калган
Уфада яшәүче хатын-кызның катарактадан дәвалау өчен 100 меңлек операция ясаткач, бер күзе сукырайган.
«SHOT» телеграм-каналына билгеле булганча, 61 яшьлек Зифа Зиннурова Магнитогорск шәһәрендә лазер хирургиясе буенча доктор Казакбаевның шәхси клиникасына мөрәҗәгать итә. Зифаның бер күзе начар күргән була, күз күремен яхшыртырга теләгән. Аңа операция ясыйлар: тонык хрусталигын алалар һәм аны линзага алмаштыралар. Гадәттә күз күреме 1-4 атна дәвамында тотрыклылана, әмма инде операциядән соң 1-2 сәгать узуга Зифада ялкынсыну башлана, нык авырта башлый. Аның сүзләренчә, табиблар «барысы да узачак» дип ышандырган, тик дискомфорт бетмәгән. Күзе тагын да ныграк авырта башлагач, пенсионер ханым кабат мөрәҗәгать итә, аңа күзгә тамыза торган дару язып бирәләр. Берникадәр вакыт узгач, аның күзе күрми башлый.
Зифа Уфадагы күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына мөрәҗәгать итә. Аңа «үлекле эндофтальмит» диагнозы куялар, бу – читтән кергән инфекция аркасында килеп чыккан була. Зифаны хастаханәгә салалар, үлекне бетерү һәм күз алмасын саклап калу өчен берничә операция ясыйлар. Тик, кызганыч, Зифаның сул күзе сукырайган.
Зифа Зиннурова сүзләренчә, уңышсыз операциядән соң аның тормышы икегә бүленгән: ул эшсез калган, шулай ук машина да йөртә алмый. Зыян күргән ханым клиникадан 2 миллион сум компенсация таләп итә. Шулай ук ул Тикшерү комитетына да гариза язган.