«Иптәшләр, мин кайтып китәм»: Гөлназ Сәфәрова кемгә үпкәләгән?
«Шаян ТВ» каналының социаль челтәрдәге «Килде-китте шоу» тапшыруында танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова кунак булган. Ул тапшыруның алып баручысы Айгөлнең сорауларына җавап бирде.
– Яшьләр арасында «ред флаг» дигән нәрсә бар. Мәҗлесләр алып барганда синең өчен нинди «ред флаг»лар бар? Миллионнар түләсәләр дә алып баручы булып бармыйм, дигән 3-4 «ред флаг» турында сөйлә әле.
– Беренчесе – ул ниндидер белмәгән кешеләр белән белмәгән урында «мальчишник» алып бару. Мин белгән кешеләр, алар – җитәкчеләр. Алар, ир-атлар гына җыеп, туган көн үткәрәләр. Тәртипле, ресторанда, программа һәм оештыручылар белән. Мин аларның һәрберсен диярлек беләм. Ул концерт формасында, нормаль форматта уза. Бер тапкыр шалтыраттылар да: «Гөлназ, туган көн алып барырга кирәк, анда егетләр генә була», – диләр. Мин: «Юк», – дидем. «Сез әллә нәрсә уйламагыз, 20 ир-ат була», – диләр. «Мамадыш кырыенда кафеда», – диләр. Мамадышка бармас өчен түгел, кешеләрен белмәгәнгә баш тартам. Мин төгәл белгән кешләргә генә барам. Бу – беренчедән.
Икенчедән, бервакыт татар мәҗлесе алып барырга чакырдылар. «Бары тик русча гына алып барырга, бер татар сүзен дә кыстырмагыз», – диделәр.
Миңа ул татар телен мыскыллау кебек тоелды. «Мин сезгә нигә кирәк соң? Алайса, мин сезгә кирәкмим, рус алып баручысын алыгыз», – дидем. «Юк, сез кирәк», – диләр. Монда бераз дилеммага калдым: кешеләр мине ярата, әмма татар телен яратмыйлар. Ничек шулай була ала? Мин татар теле өчен җанатам. Мин ана телен күтәрәм, бу – минем өчен мөһим. Мин аларның чакыруыннан баш тарттым. Алар мине аңламадылар...
Күптән түгел генә бер хәл булды. Мин Мәскәү алып баручылары белән дә күп эшлим. «ТВ» алып алып баручылары, «Комеди Клаб» артистлары килә. Аның кем икәнен әйтмим, пиар булмасын. Басков белән дә, Хрусталев белән дә алып барганым булды, бөтенесе – адекват. Үз кешеләр кебек кешеләр. Бернинди «йолдыз» түгел. Берчак берәү ул дәрәҗәдә дә түгел, без сәхнәгә бергә чыгарга тиеш. Мин гример бүлмәсендә утырам. Оештыручылар безне таныштырды. Бервакыт алкышлар ишетәм. Ул үзе генә чыгып алып бара башлаган.
«Иптәшләр, мин кайтып китәм. Бу – хөрмәт итмәү», – дидем.
Кайбер кешеләр хатын-кызларга «мин чыга торам, ул бер чыгар әле» дип карый. Ничек чыга тора? Без икебез дә – бер дәрәҗәдәге алып баручылар. Кемдер хатын-кыз булган өчен, кемдер татар булган өчен шулай эшләргә мөмкин. Әмма мондый очраклар белән мине «этәреп» булмый, «мин – йолдыз» дигән кешеләргә урын бирергә җыенмыйм. Мине тынычландырдылар, ул кеше, килеп, гафу үтенде. Заказчылар гаепле түгел бит, алар мине күрергә тели, мин чыктым, алып бардым.
Минем дустым, психологым да дияргә була, Айрат Ильясов: «Бу дөньяда һәр әйбер өйрәнергә бирелә, тәҗрибә туплау өчен», – ди. Мин бу хәлдән соң тагын бер дәрәҗәгә үстем дип саныйм. Бу – минем өчен табу. Алып баручы белән бар нәрсә килештерелергә тиеш. Бернинди «фыр-фыр» булырга тиеш түгел, шулай була икән, мин «кайтып китәм» дип әйтәчәкмен.
Гафу итегез, тиешле тупланган дәрәҗәм, исемем дә, шәхесем дә бар. Кемнеңдер «фыр-фыр»ына карап торырга тиеш түгел. Ул да – шундый ук алып баручы. Мәскәүдән киләме, Африкаданмы, Азәрбайҗаннанмы? Ул да – минем кебек кеше.
Чын профессиональ кеше алай эшләми. Менә Басков белән алып барганда: «Хәзер нәрсә сөйлибез? Хәзер шулай дип әйтәбезме, хәзер син чыгасың, әйдә чык, мин сиңа кушылам», – дип сөйләшә минем белән. Бу бит – профессиональлек, кешене хөрмәт итү, кеше белән планлаштырып чыгу. Алып баручылар бер дулкында булырга тиеш. Тандем дигән нәрсә, дуэт булып эшләү бар. Бергә эшләгәндә, кайдадыр мин авызымны ябып калам, кайдадыр җайлашам.