Татарстан ЗАГСы үз парын эзләүчеләргә офлайнда тиз очрашулар оештырырга тәкъдим итте

Онлайн-танышулар бүген Татарстанда танышуларның гомуми санының 61 процентын алып тора. Ә кайчандыр бу төп позицияне гаилә элемтәләре аша танышулар биләгән. Әлеге тенденция турында Республика Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) җитәкчесе Эльвира Әхмәтова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә әйтте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«90 нчы еллар ахырында үсеп киткән интернет-танышулар тиз арада беренче баскычка күтәрелде. Икенче урында – дуслар аша танышу, алар 14 процентны тәшкил итә. Өченче урында – эштәге танышулар – 9 процент», – дип сөйләде ул.

Ул китергән мәгълүматлар буенча, 5 елда «ВК Танышулар»да Татарстаннан актив кулланучылар саны 7 тапкырга арткан. «2025 елда бу сервис буенча 60 меңнән артык кеше үзенә пар тапкан», – диде Эльвира Әхмәтова.

Моннан тыш, яшьләр аралашу озак бара торган онлайн-уеннарда һәм стримнарда таныша.

«Күзгә-күз танышудан курка торган кешеләр дә онлайн танышуларны хуп күрә. Виртуаль аралашу җиңел һәм тиз, әмма паркларда, шугалакларда, дискотекаларда, яшьләр чараларында җанлы танышулар күпкә кызыклырак. Безнең әти-әниләр дә шулай танышкан бит», – диде ул.

Ул онлайн танышуларның җитешсезлекләре булуын да әйтте, мәсәлән: ялган профильләр һәм мошенниклар.

«Экспертлар раслаганча: үз парын офлайнда эзләүчеләр саны арта. Тиз күрешүләр – шушындый форматларның берсе. Җәй көне Мамадыш ЗАГСында оештырылган «Танышулар аланы» дигән чара да зур кызыксыну уятты. Танышырга теләүчеләрдән берничә сәгать эчендә 200дән артык анкета җыйдык», – дип сөйләде Эльвира Әхмәтова.

Бу теманы йомгаклап, ул яңа проект турында да хәбәр итте. «Без югары уку йортларын, урта махсус уку йортларын, оешмаларны, предприятиеләрне, министрлыкларны һәм ведомстволарны уртак проектка – шәһәр-районнарның иң популяр урыннарында очрашулар һәм танышулар өчен мәйданчыклар оештырырга чакырабыз. Бу очрашуларның форматы тиз танышулардан интерактив уеннарга, мәдәни һәм спорт чараларына кадәр булырга мөмкин», – дип аңлатты ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Мамадыше

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Татарстана
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Мамадыше и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *