Хәсән Туфанны искә алу кичәсе: «Казык йолдыз» яки «Луиза ридикюле»
Татарстан Язучылар берлеге чираттагы кичәсен шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 тулуга багышлап үткәрде. Искә алу кичәсе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында әдәби-музыкаль композиция рәвешендә үтте.