Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшьләр менә шулай яши [+фото]

Кайда ничектер, әмма Сабада яшьләр тормышын күңелле, файдалы уздыру өчен мөмкинлекләр күп. Гәрчә, кичен яшьләргә барыр урын юк, дигән фикерләр еш ишетелсә дә. 
Мондый фикерләр гадәттә җыеннарда яңгы­рый. Тормыштан ямь табам дип яшәгән кешегә шөгыльләнү өчен кызыклы урыннар җитәрлек. Спортның да әллә  нинди төрләре белән мавыгырга мөмкин.  Атта йөрисеңме, бассейнда йөзәсеңме, фут­бол-волейбол уйный­сыңмы, картингка килеп, картта узышырга да була бик теләсәң.  
Саба аграр көллияте укучылары да актив тормыш белән яши. Ел дәвамында уку көнен өч чакрымга йөгерү, 45 минутлык йогадан башлаган егетләр-кызлар тормышка ышаныч белән карау­чы гражданнар булып тәрбияләнә. Беренче чирканчык алганда ялкауланып кына стартка баскан укучыларның күзләрендә дә максатчанлык чагыла.  Көллият укучыларына киләчәктә авыл хуҗалыгының тоткасы булырлык  итеп белем бирү өчен зур тырышлык куела. 
Укучылар район кырларында практика уза. Машина-трактор мас­терс­койларында, кырларда дәресләрдә  алган бе­лемнәрен ныгыта. Икен­­че курс студенты, Аккүл Бигәнәй авылы егете Фирдүс Гайнуллинны да машина-трактор паркында “Беларусь”ын төзекләндереп йөргән көннәрдә очраттык.
– Двигателе шакылтады әле, – ди. – Мастерскойда булышалар, рәхмәт. Тотып, эшләп карап өйрәнмичә техниканың серенә төшенеп булмый. Техника үзенә тартты, шуңа күрә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач көллияткә укырга килдем.  Студент тормышы бик күңелле, ошый.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *