Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Райондашлар сак булыгыз: көн саен 3-4 кеше бата

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстан сулыкларында коену сезоны ачылганнан бирле быел 62 кеше батып үлгән.


Июнь аенда гына да 45 кеше су төбенә киткән. Көн саен 3-4 кеше һәлак була дигән сүз бит бу. Былтыр исә бу вакыт аралыгында 49 гына кеше үлгән булган. Корбаннар арасында 4 бала булуы кызганыч. Аларның үлемендә, беренче чиратта ата-аналар гаепле дип саный тикшерүчеләр. Батып үлүчеләрнең 35е су коену тыелган урыннарда йөзгән һәм исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә булган.  

– Татарстанда сулыкларны контрольдә тоту һәм тәртип урнаштыру максатыннан халыкны административ җаваплылыкка тарту системасы эшли. Иң төп кагыйдә – тыелган урыннарда коенырга ярамый. Су керү өчен билгеләнгән махсус урыннардан читкә чыгу – шулай ук ярамый торган хәл. Катер, көймә һәм причаллардан суга сикергән, тыелган урыннарда туп белән уйнаган, суда кешеләрне куркыткан өчен дә кеше җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Суммаларга килгәндә исә, штраф күләме шәхси затлар өчен – 1-1,5 мең сум, рәсми затларга – 4-5 мең сум дип каралаган. Юридик затларга исә гомумән дә 40-50 мең сум акча түләргә туры киләчәк, – ди Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко.

Шәһри Казан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *