Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшен ир-атларны яратмый

Татарстанда гына да соңгы берничә атнада өч кешене яшен сугып үтерде. Белгечләр мондый үлем куркынычы 600 000 яшен очрагына бер дисәләр дә, соңгы елларда яшен сугу очрак­лары арта. Шул ук вакытта планетада яшен яшьнәү саны артмый, көнгә 8 миллион булган, шулай кала бирә, диләр.
 
Бер уйласаң, кем санаган инде аны? Россиядә ел саен күпме кешене яшен сугып үтерү турында да мәгълүмат алып барылмый. Америкада бу эшне иминият компанияләре башкара икән. Анда әле кайчан гына, бер елга 600 кеше яшен камчысыннан үлә, дигән булсалар, хәзер мең ярымнан арта, диләр. 
 
Ни булган соң, яшен нишләп кешеләрне эзәрлекли? Бу сорауга тулы гына җавап бирүче юк, электр җиһазлары куллану бермә‑бер артты – сәбәп шул булырга мөмкин дигән сүз генә бар. Кесә телефоннары турында да төгәл генә җавап юк. Берәүләр, яшен вакытында сөйләшү куркыныч, дисә, икенчеләре, бу әле исбатланмаган, дип каршы чыга. Яшен сугып үлүчеләрнең 70‑80 проценты – ирләр. 
 
Сакланабыз
 
Чәчләрегез үрә торган, тәнегез чымырдагандай була икән, әзерләнегез, хәзер яшен сугачак. Мондый халәт яшен сугарга 3‑4 секунд кала була. Тиз арада кулларыгызны тез өстенә куеп, алга иелегез. Аякларыгыз бергә булсын, югыйсә разряд гәүдә аша чыгачак. 
 
Яшен вакытында ялгыз үскән агач артына качмагыз. Бигрәк тә тупылдан ераграк итегез. Йөз очрактан егерме җидесендә тупыллар зыян күрә. 
 
Ачыклыкта булсагыз, иң яхшысы – чокырга, түбәнлеккә качу. 
 
Яшенле яңгыр вакытында чыланудан куркып, кулларыгызны селтәп чапмагыз. Яңгыр түгел, яшен куркыныч. 
 
Ике‑өч кешедән артык икәнсез, бер урынга өелмәгез, аерым тору дөрес­рәк, ул‑бу була калса, разряд бер кешедән икенчесенә күчә.
 
Яшен суккан очракта беренче ярдәм күрсәтү
 
1. Зыян күрүчене горизонталь рәвештә каты җиргә салырга.
 
2. Иң җиңел очракта кешедә бары тик шок булган булырга мөмкин, нашатырь спирты белән аны шушы халәттән чыгарып карарга кирәк.
 
3. Беренче карашка яшен суккан кеше үлгән кебек тоелса да, янда кеше булганда, зыян күрүчене кире тормышка кайтарырга була. Ясалма сулыш алдырырга, йөрәгенә туры булмаган массаж ясарга кирәк. Моның өчен, күп дигәндә, 10‑15 минут бар, шуннан соң нидер эшләү файдасыз.
 
Cүзен-сүзгә
 
Алмаз хәзрәт Мөхлисов, «Казан нуры» мәчете имам хатибы:
 
– Моңа Аллаһы Тәгаләнең сынавы дип тә, кисәтүе дип тә карарга кирәк. Гарасатлар, давыл-яшеннәр – барысы да Аллаһ ихтыяры белән генә була. Шул рәвешле ул, бәлки, үзе турында онытуларын, җирдә бозыклыкның таралуын әйтергә телидер. Шушы кече билгеләрен күрсәтеп, гыйбрәт алырга чакырадыр. Акылга килмәсәк, Аллам сакласын, тагын да хәтәррәген бирүе мөмкин. Тарихта гөнаһлы кешеләре күп булган авылны су басу факты да бар. Кемдер мин Аллаһ кушканча яшим, гөнаһлы бәндәләр аркасында мин дә зыян күрәм диюе бар. Риваятьләр буенча, Аллаһ фәрештәләргә бер авылга җәза бирергә куша. Фәрештәләр, анда бит изге кеше дә яши, диләр. Раббыбыз афәтне нәкъ менә шул йорттан башларга куша. Әлеге кеше намазын укыса да, башкаларны туры юлга өндәми, үзе турында гына кайгыртып яши икән. Кем өчендер бу сабак, кем өчендер – гыйбрәт. Ә кемгәдер сынаудыр?..
 
Омар Шакур, экстрасенс:
 
– Табигатьнең шулай дулавы «ачулануы»нда, миңа калса, без кешеләр үзебез гаепле. Тормыш рәвешебезне үзгәртергә кирәк. Бу очракта ни чәчсәң – шуны урырсың дип кенә әйтәсе килә...

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *