Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Судагы фаҗигаләр аянычлы сабак булды

Республиканың су объектларында июньдә генә 55 кеше һәлак булган. Су коену сезонының беренче аеның аянычлы нәтиҗәләре ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең онлайн режимда планнан тыш утырышы өчен сәбәп булды. Анда аномаль югары температура чорында Татарстанның су объектларында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сүз барды.

Җәйнең беренче көннәреннән табигать безгә чып-чын көньяк һава торышы бүләк итә. Су  буенда ничек ял итәргә икәнен һәркем үзе хәл итә ала. Кызганычка каршы, моны эшләгәндә һәркем дә һәм һәрвакытта да төпле фикер йөртми. Кагыйдә буларак, су коену сезоны эчендә су объектларында килеп чыккан һәр фаҗиганең үз тарихы бар.

Сүз уңаеннан, бу җәйдә безнең район сулыкларында булган өч фаҗиганең икесе ялда спиртлы эчемлекләр эчү белән бәйле.

Комиссия утырышында, аерым алганда, су коену сезоны башында суда бәхетсезлек очракларын профилактикалау чаралары җитәрлек булмавы ассызыкланды. Һәр эссе көн республика буенча уртача өч су коенучы тормышын алып китә.

-Без кешеләр үлеме белән килешә алмыйбыз. Кайбер районнарда узган ел белән чагыштырганда һәлак булучылар санының кискен артуы теркәлгән. Бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен эшләргә кирәк, - диде үзенең докладында Россия МЧС ДУның ТР буенча су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге начальнигы Юрий Венедиктов. - Су коену чорында ял итүчеләр үлеменә ел саен анализ ясау шуны күрсәтте: суда ял вакытында фаҗигаләрнең төп сәбәпләре -  исерек хәлдә су коену, шулай ук билгеләнмәгән урында коену һәм йөзә белмәү.

ТР МЧС мәгълүматлары буенча, 32 муниципаль берәмлектә бар таләпләргә туры китереп җиһазландырылган бер генә пляж да юк. Аларның Лаеш районы территориясендә дә җитмәве сизелә. Җәен читтән килгән гражданнар исәбенә ял итүчеләр саны берничә мәртәбә арта бит... Кешеләр еш кына билгеләнмәгән урыннарда коенырга мәҗбүр булалар.

ГИМС хезмәткәрләре су объектларында патрульлек итәләр, айлыклар һәм рейдлар үткәрәләр, алар барышында ял итүчеләрне куркыныч турында кисәтәләр. Әмма тыелган урыннарда су коенучылар кимеми. Элеккечә, үз ирекләренә җибәрелгән балалар куркыныч янаган төркемдә. Бу җәйдә генә дә Татарстан сулыкларында дүрт бала  батып үлде.

Су коену сезонының калган айларында сулыкларда кешеләр үлемен булдырмас өчен комиссия әгъзалары җирле хакимиятне иреклеләр һәм җирле активистлардан патруль төркемнәр составын билгеләргә һәм патрульлек итү маршрутларын эшләргә чакыралар. Су коену сезонында иминлек тәэмин итүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар арасында “Йөзәргә өйрән“ акциясе бар. Аны комлыкларда, балалар сәламәтләндерү лагерьларында профессиональ йөзүчеләрне җәлеп итеп үткәрәчәкләр. Шулай ук йөзүнең төрле стильләрен, суда бәхетсезлеккә юлыккан кешегә ярдәм күрсәтү ысулларын практикада күрсәтәчәкләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *