Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Масловкалылар елның елында мул уңыш алуга ирешәләр

–Мул иген уңышын үстереп алу өчен хәзер киеренке хезмәт, табигать торышының уңай килүе генә җитми, акча средствосы кертә дә мөһим,–ди «Масловский» хуҗалыгының баш агрономы Рәҗәп Бикчәнтәев.
Соңгы вакытларда һава торышының чамадан тыш коры торуы иген уңышына да тискәре йогынты ясый. Корткыч бөҗәкләр күп үрчиләр. Боларга каршы химик эшкәртүне аз гына тоткарласаң яисә сузсаң ашлыктан бөтенләй колак кагуың ихтимал. Игенчелек тармагында 28 ел тәҗрибә чарлаган агроном,болар хакында биш бармагы кебек белә.
 
Соңгы вакытларда аңа кыр технологы кебек җаваплы хезмәттән тыш бригадир, хисапчы хезмәтен дә йөкләгәннәр. Хуҗалык иң яхшылардан исәпләнсә дә техника ватылмыйча тормый шул. Ә аңа запас частьләр эзләп шактый күп вакыт үтә. Аннан, хәзер гади генә агрегат бәясе дә «тешләрлек» бит. 3аман кыенлыкларына, табигатьнең кырыс шартларына карамастан, масловкалылар елның елында мул уңыш алуга ирешәләр.  Билгеле, монда баш агроном Рәҗәп Бикчәнтәевнең дә хезмәт өлеше зур.
 
Ул иртә таңнан авыл өстенә караңгылык иңгәнче вакытын кырда үткәрә. Яз башыннан, әнә, туйганчы яңгыр күрмәсәләр дә арышлыры бүген яхшы уңыш вәгъдә итеп утырталар. Арпа, бодай кырлары да матур. Ник бер чүп үләне күренсен! Тәүлекләр буена кырдан кайтмыйча, булсын өченгә тырышканда гына яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин шул. Соңгы еллардлагы табигать шартларының көйсезлегенә борчыла төшеп: «2010 елдан башлап биш ел дәвамында корылык була диюләре тәки дөреслеккә туры килә»,– ди Рәҗәп.
 
Әмма, баш агроном хуҗалыкның 2009 елда арпаның һәр гектарыннан 60 ар центнер уңыш алган вакытларын еш искә алгалый. Алга таба да әлеге рекордлы күрсәткечне узарына өметләнеп яши ул.
 
Идрис Аметов.
 
Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *