Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Инспекторга сүз әйтмәгез, ул иминлек сагында

3 июль көнне Дәүләт автомобиль инспекциясе  хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
1936 елның шушы көнендә Халык комиссарлары Советы карары белән эшче-крестьян милициясенең баш идарәсендә дәүләт автомобиль инспекциясе оештырыла. 1998 елда инде күнегелгән ГАИ аббревиатурасын колакка ятышсыз ГИБДДга (ЮХИДИ)  алыштырып куйдылар. Бу атамага берәү дә ияләшә алмады булса кирәк. 2002 елда дәүләт автомобиль инспекциясенә тарихи исемен кайтардылар. Исемнәрен үзгәртеп уйнауга карап кына юл хәрәкәте иминлеге сагында  торучыларның бурычлары үзгәрмәде инде. Ул да булса юл кагыйдәләрен санга сукмаска маташучыларны “авызлыклау”, аварияләрне кисәтү, хәлдин килгәнчә юл хәрәкәтендә катнашучыларны: автомобильчеләрне, җәяүлеләрне, беренче чиратта балаларны  тәрбияләү (Бу кадәресе авыррак бара).
 
Яшерен-батырын түгел, ”гаишниклар”ны яратып бетермибез. “Юкка бәйләнәләр, гаепсезгә штраф салалар, ул гына да түгел, ришвәт таләп итәләр”,–дип зарланабыз. Ә зарланырга хакыбыз бармы соң? Кем әйтмешли, халык нинди, полициясе, түрәләре дә шундый инде. Үзебезнең арадан чыккан егетләр кия лә полицейский формасын. Берсе дә күктән дә төшмәгән, Америкадан да китерелмәгән. Шулай икән инде агы да, карасы да, коласы да бардыр. Әмма күпчелек намуслы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән егетләр эшли дәүләт инспекциясендә. Монысына иманым камил. Мин автосөюче буларак, юлларда инспекторлар күрсәм үземне тынычрак, ничектер сакланганрак хис итәм. Җемелдәвек утлы машиналар, сары җилетлы инспекторлар юлны патрульлек иткәндә “лихач”ларда тизлекне киметә, исерек тә рульгә утырырга базмый бит инде. Димәк, юл фаҗигасенә эләгү ихтималы да кими төшә.
 
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
 
Илгиз Җамалиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *