Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә быел 4,8 мең кешенең яшәү шарты яхшыртыла

Шәһәрдә федераль программа буенча торак йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә. Быелгы исемлеккә 34 торак йорт кертелгән. Бүген аларда тулы көчкә эш бара.

Башта шунысын искә төшереп узасы килә, Әлмәттә соңгы җиде елда федераль программа буенча 379 торак йортка капиталь ремонт  уздырылды. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 1 миллион квадрат метрга якын торак ремонтланды. Нәтиҗәдә 45 меңнән артык кешенең яшәү шартлары яхшыртылды. Быел 116,1 мең квадрат метр торак мәйдан капиталь төзекләндереләчәк. Әлеге эшләр өчен 258 986 054, 22 сум каралган. Билгеле булганча, финанс гадәттәгечә дүрт чыганактан каралган: федераль, республика, җирле бюджетлардан һәм милекчеләрнең үзләреннән.

 Капиталь ремонт үз эченә җылылык, салкын һәм җылы су, субүлгеч системаларын алыштыруны, электр-монтаж эшләрен, фасадны ремонтлауны алган. Агымагы елда 29 йорт түбәсен, 10 лифтны алыштыру планлаштырылган булган. Торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан алган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә  барлыгы 76,9 процентлык эш башкарылган. Гомуми кулланылыштагы җирләрдә электр-монтаж эшләре төгәлләнгән, түбәләрне өр-яңадан ябу да тәмамланып килә. Тиеш булган өч йортның берсендә биш лифт алыштырылып эшләтеп җибәрелгән. Герцен урамындагы 102 һәм Тельман урамындагы 65 нче йортлардагы лифтларда әлегә монтаж эшләре алып барыла. Лифт алыштыру арзан эш түгел. 10 лифт өчен 18 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Торак-коммуналь хуҗалык департаментының техник күзәтчелек хезмәте көн саен ремонт барган йортларга барып, эш сыйфатын һәм графикның үтәлешен тикшереп тора. Әлегә  графиктан тайпылыш күзәтелми. Аның буенча шәһәрдә һәм районда  торак йортларга капиталь ремонт 15 августка тәмамланырга тиеш. Подряд оешмалары эшне 1 августка ук төгәлләргә ышандыралар.

 

Мария Легошина, Белоглазов урамындагы 145 нче йортта яшәүче:

– Йортыбызга капиталь ремонт ясалуын озак көттек. Мин биредә 31 ел яшим инде. Шул вакыт аралыгында мондый күләмле зур эшләр башкарылганы булмады. 1997 елда өлешчә генә агымдагы ремонт узды-узуын. Әмма проблемалар калды. Капиталь ремонт булгач, барысы да эшләнсен иде, кире кайтырлык булмасын. Подвалдан ис килә, канализация белән дә проблема. Без йоротыбызда ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр бу сорауларның барысы да чишелер дип өметләнәбез.   

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *