Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Халык контроле» эшли һәм ярдәм итә

Бу атнада безнең районда Татарстан Республикасының җиде районы вәкилләре катнашында киңәшмә булып узды. Кеше хокуклары буенча Татарстандагы вәкил Сәрия Сабурская Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча, Саба, Балтач һәм Теләче районнарының ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат  системасына (ДМС) гражданнардан ел дәвамында кергән гаризаларны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеген анализлады.

Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы инде дүртенче ел эшли. Шушы вакыт эчендә республикада яшәүчеләр төрле үтенечләр, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән 45587 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Гаризалар территорияне  төзекләндерү, су белән тәэмин итү, юллар һәм ишегалларының торышы, әйләнә-тирәне пычрату, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, торак йортларны капиталь төзекләндерү, хастаханәләрнең, медпунктлар, почта эше,  сәүдә кагыйдәләрен бозу, торак пунктларның санитар  халәте  һәм башка темаларга кагылышлы булган.

– Гаризаларны анализлау шуны күрсәтә: кешеләр бу системага ышана, проблемаларның уңай хәл ителүен күрә, – диде Сәрия Сабурская. – Сентябрь аенда Дәүләт Советы утырышында «Халык контроле» дәүләт мәгъ-лүмат системасының эшчәнлеге тикшереләчәк. Кайбер гаризаларны хәл итүнең соңгарак калдырылуы халыкта хаклы рәвештә ризасызлык тудыра.  Кайбер районнарда 2012-2013 нче елларда ук күтәрелгән мәсьә-ләләрнең дә хәл ител-мәвен нормага әйләндерергә ярамый. Хәзерге вакытта 2016 нчы елга бюджет формалаштыру бара. 2013 нче елдан калган хәбәрләрне анда һичшиксез кертергә кирәк. Авыл районнарында махсус программалар эшли,   проблемаларны алар ярдәмендә хәл итәргә  мөмкин.

Районнарның   шикаятьләрне ничек үтәве  җентекләп анализланды.

Биектау районы буенча 248 гариза кергән. Шуларның 170 е хәл ителгән, 5 се – эшләнү стадиясендә, 64е планлаштырылган, 26сы, сәбәпләре аңлатылып, кире кагылган.

Агымдагы ел башыннан  барлыгы  99 заявка кергән, шуларның 57се хәл ителгән, 5 се буенча  чаралар күре-лә, 9 заявка нигезле рәвештә кире кагылган. 

Системадан файдаланучылар заявкаларның үтәлеше белән актив рәвештә кызыксынып тора, аларның үтәлешенә  бәя бирә. ДМС гамәлгә кергәннән бирле, кулланучылардан 88 уңай бәя алынган, быел исә – 7. Мәсәлән, Дачное бистәсенең Береговая урамындагы йортка керү ишеге өстендә түбә булмау турында язганнар иде. Проблема хәл ителгән, түбә ясалган, фотосы бар.

Пермяки авылында юл булмау турында хәбәр бар иде. Азин урамына ком-таш җәелгән, Верхняя урамы 2015 нче ел планына кертелгән.

Биектауның Гагарин урамындагы йортларда яшәүчеләрне төнлә урамнарның яктыртылмавы борчый. Гариза 2015  елның 30 нчы декабренә кадәр хәл ителәчәк.

Усадның Северная урамында юл юклыгы турындагы хәбәргә  30  ноябрьгә кадәр ком-таш җәяргә планлаштырылу турында әйтелгән.

Новое Мамонинода яшәүчеләрнең дә зары шундый ук. Җавап: «Биектау районының Юл төзелеше программасы нигезендә, Новое Мамонинога илтүче юл төзелеше 2015 нче елга планлаштырылган».

Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская «Халык контроле» ДМСка килүче гаризаларны хәл итү, башкару срокларының үтәлүе буенча Биектау районы эшенә уңай бәя бирде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *