Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәктәп яны лагереның соңгы көне, ә балаларның тараласы килми

Дөньяда балаларның тирә-якны яңгыратып, гөр килеп уйнауларыннан да күңелле ни бар микән? Күңелгә җылы бөркелә, яшәешебезнең  мәгънәсе, сабыйларыбыз белән тормышның тулы, ямьле булуы турында искәртә аларның көр тавышлары, көндәлек  мәшәкатьләребездән югарырак күтәрә. Йомыш белән барган җиремнән, үзем дә сизмәстән, шул сихри тавыш  чакырган якка таба  атлыйм. Баксаң,  мәктәп яны лагерена йөри торган балалар өчен Сабан туе үткәреп яталар икән. Алар исә, гөр килеп дөньяларын онытып, рәхәтләнеп уйныйлар, әбәкләшеп йөгерәләр.

Биредә  әнә  «балык тотучылар» ярыша, тирә-яктагылар көч бирә, үзләрен сынап карарга теләүчеләр чиратка баскан. Күз бәйләп чүлмәк ватарга теләүчеләр Гөлназ апалары янына җыелган. «Анда түгел, сулга борыл! Барып җитмәдең бит әле, кая барасың инде – сук!» – дип  сөрән сала җанатарлар. 

Үзәгемне өзеп, бала чагым искә төште. Без, сугыш чоры балалары, укулар тәмамлангач болай уйнамый идек. Бригадир абый уку беткән көнне көтеп кенә тора да, безне 9-12 яшьлек яланаяклы малайларны-кызларны басуга чүп утарга алып чыгып китә. Сөенә-сөенә барабыз, эштән курыкмый идек, сөенечнең хикмәте шунда – безне кырда бер тапкыр ашаталар, өйгә алып кайтырга зур гына телем  ипекәй бирәләр иде. Ә көнлек нормаңны үтәсәң, әниләргә хезмәт көне язалар.  Хискә бирелеп, күңелем тулып кайсы йөгерешченең беренче килгәнен күрми калганмын. Балаларның көр тавышы кабат чынбарлыкка кайтарды. Аллага мең шөкер, балаларыбыз бәхетле, мул тормышта үсә. Кадерен генә белсеннәр иде. Талантлы  алар, кыюлар, өс-башлары, кем әйтмешли, чук кебек. Сабан туе күчтәнәчсез булмый, кечкенә генә булса да  һәрберсенә җитәрлек бүләкләр алганнар. Уйнап арыганнан соң алар пешекче апалары әзерләгән табынга ашарга йөгерделәр.

Вожатый апалары  аларның  ялларын бизәү, истә калырлык итү өчен бай программа әзерләгәннәр. Шәһәр паркындагы карусельгә, Түбән Камага изгеләр чишмәсенә баруларын берсен-берсен  бүлә-бүлә сөйләделәр кызлар, истә калырлык сәяхәтләр булган алар. Бергәләшеп табигать кочагына чыгу, дару үләннәре җыю дисеңме... Дару үләннәре дигәннән, балаларны  авыл китапханәсенә очрашуга чакырганнар. Анда аларга биолог-эколог Тәгъзимә Гыйззәтуллина  үзебезнең җирлектә үсә торган дару үләннәре, аларның дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләгән.

Кыскасы, лагерь җитәкчесе Илмира Кашапова, вожатый апалары Гөлназ Нуриева, Рәфилә  Галиева, Инзилә  Вәҗиева  балалар рәхәтләнеп ял итсен, сабый чакларының бу мизгелләре еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен зур тырышлык куйганнар, хыял-фантазияләрен кызганмаганнар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *