Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мусабай-Завод мәктәбе укучысы Адилә Ситдикова “Алтын каләм” бәйгесендә җиңү яулады

Татарстан республикасы   яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы  балалар һәм яшүсмерләр арасында каләм тибрәтергә сәләтлеләр арасында 20нче республика «Алтын каләм» фестивален үткәрде. Анда Тукай районының  Мусабай-Завод мәктәбе 10 нчы сыйныфын тәмамлаган Адилә Ситдикова да катнашты. Ул “Яшьләр интернетта” номинациясендә җиңү яулады.

Адилә безгә бу фестивальдә инде икенче ел рәттән катнашуын, былтыр үзен телевидение өлкәсендә сынап каравын, ә быел радионы сайлавын сөйләде. “Бәйгедә катнашу өчен татар телендә коррупция, яшьләр көненә, ТАССР ның 95 еллыгына багышланган 5-6 программа яздырып, жюрига тапшырдым. Шуларның берсе – яшьләрнең интернетта булуы турындагысы барысына да бик ошады. Мин анда нәрсә ул интернет, дигән сорауга җавап эзләргә, иң популяр социаль челтәрләрне ачыкларга тырыштым , сораштыру үткәрдем. Моннан тыш, мин һәр көнне туры эфирда эшләдем, иртән барлык катнашучыларны бүгенге программа белән таныштырып, күңелле музыка куйсам, кичен  көнгә йомгак ясап, уеннар, викториналар үткәрдем. Аудиоязмалар белән эшләүгә килгәндә, мин инде моңарчы да тавыш язмасын кисә, монтажлый белә идем, анда баргач, куратор башка нечкәлекләр белән дә таныштырды. Әйтик, туры эфирда сөйләүнең үз кагыйдәләре бар икән. Фестивальда булган вакытта мин каты гына авырып, тавышымны кузгаттым әле. Һәм шуңа  берничә көн тавышсыз йөрдем, шуна да карамастан, барыбер тапшыруларымны яздырып, эфирга чыгып, нон-стоп режимында эшләргә тырыштым. Көн дә 7-8 спикер белән очрашулар, мастер-класслар була иде, алар безгә күп кенә кызыклы мәгълуматләр бирделәр. Шулар арасында иң истә калганы – Фәрит Хайрулович Мөхәммәтшин, Марат Мансур улы  Бариев,Тимур Альбертович Сиразиев белән очрашу булды”.

Адилә Ситдикова киләчәктә  журналист булу-булмавын әле хәл итмәвен, ә фестивальдә катнашуга килгәндә, бу – үзеңне сынап карау өчен яхшы мөмкинлек икәнен  дә әйтте. Диплом белән бергә җиңүчегә бүләккә бирелгән 16 ГБ флеш картаны исә ул БДИга әзерләнгәндә кулланачак. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *