Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Быел Балык бистә районында 16 укучыга алтын медаль тапшырылган

Узган атна ахырында мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре булып узды. Шау-шулы мәктәп еллары, укучыларны, әти-әниләрне йокысыз калдырган имтиханнар, ниһаять, артта калды.

Быелгы уку елы  чыгарылышлар өчен нинди нәтиҗәләр белән тәмамланган соң? Шул турыда белергә теләп, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Резидә Җәләловага шалтыраттык.

–Узган ел белән чагыштырганда нәтиҗәләр сөенечле,–диде ул.
 
–Быел унберенче сыйныфны тәмамлаган 165 укучы кулларына аттестат алды. Шушы көннәрдә өстәмә имтихан тапшырган ике укучыга да аттестат килер дип көтәбез. Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 16 укучыга алтын медаль тапшырылды. Һәм шулар арасыннан тагын ике укучы–Балык бистәсе гимназиясеннән Регина Миннегалиева белән Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Марат Габдриев республика медаленә дә лаек булдылар. Бусы инде мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган һәм бердәм дәүләт имтиханнарын 75 һәм аннан да югарырак баллга тапшырган очракта бирелә торган бүләк.
 
–Кайсы мәктәпләрдә медаль алучы укучылар саны күбрәк  булды?
 
–Аерым алганда, Балык бистәсе гимназиясе белән Балык бистәсе икенче мәктәбеннән өчәр укучы, Масловка, Югары Тегермәнлек, Яңа Арыш, Шомбыттан–икешәр, Күки, Күгәрчен мәктәпләреннән берәр укучы алтын медальгә дәгъва кылдылар. Аларның өмет-ышанычлары аклануы, әлбәттә, барыбыз өчен дә зур шатлык иде.
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Фәрвәз Каюмова.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *