Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хуҗасыз этләрне атып юк итү гадәтен яңартыргамы?-Балыкбистәлеләр фикере

Бүген авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең игътибарыннан читтә калган, ягъни, хуҗасыз этләр, җәнлекләрнең халыкка зыяны турында еш ишетергә туры килә. 
Кайберәүләр аларга каршы көрәшнең йомшак булуын әйтәләр, җирле җитәкчеләр тарафыннан чара күрелмәвенә борчылучылар да байтак. Элек, мәсәлән, җирле аучылар тарафыннан массалы төстә этләрне юк итү оештырыла иде. Мондый юл бүген закон кысаларына сыймас гамәл санала.  Татарстан Республикасының 2014 елның 7 нче мартында гамәлгә кергән 16 санлы “ТР йорт хайваннарын асрауның аерым мәсьәләләре турында”гы законы турында райондашларыбыз беләдер, шәт. Әлеге болгавыр, четерекле мәсьәлә хакында райондашларыбыз ни уйлый икән? Түбәндәге сораштыруыбыз шул хакта булыр. 
 
Галимә апа:
–Үземне белгәннән бирле авылыбызда хуҗасыз этләрне атып юк итү гадәте бар иде. Бик үтемле чара ул. Бүген дә аны кулланырга кирәк дип беләм. Менә бу чараны кулланмаганга да инде, хәзер авыл җирлекләрендә этләрнең балаларга ташлану очрагы еш кабатлана. Соңгы вакытларда төлкеләр дә шәхси хуҗалыкларга еш һөҗүм итә башладылар. Бу чараны махсус әзерлекле кешеләр башкарырга тиештер дип саныйм. Кеше, балалар күз алдында башкарыла торган гамәл түгел бу.
 
Владимир:
–Без хәзер башка заманда яшибез. Минемчә,  барысын да корал ярдәмендә юк итәргә ярамый. Бәлки аларга йоклата торган дарулар куллану күпкә отышлырактыр. Шулай эшләнсә бүгенге кебек котыру авыруы йоктыру очраклары да сирәк булыр иде. 
 
Гүзәл:
–Мәгариф хезмәткәре буларак, бу мәсьәлә үземә дә күптәннән тынгы бирми. Минемчә, төрле сәбәпләр аркасында хуҗасыз калган этләрне барлык халык, бигрәк тә балалар күз алдында юк итүгә юл куярга ярамый. Бәлкем бу эш белән район ветеринария службасы хезмәткәрләренең ныгытып эшлңве кирәктер. Республикабызда хуҗасыз йорт хайваннарын җыю пункты эшләве хакында ишеткәнем бар иде. 
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Идрис Аметов.
 
Фото: andreyelshin.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *