Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алга китүгә бәйле адымнар

Редакциягә газета укучыбыз Юрий Петров 35 кеше имзасы куелган рәхмәт хаты белән килеп керде. 
Ул район медицина хезмәткәрләренә адресланган. Укучыбыз аны районның төрле җирлекләрендә булганда һәм кешеләр белән аралашканда туплаган. Әлеге хатка имза салучылар арасында   төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге кешеләр бар. Хат авторы безгә тагын бер гозерен җиткерде, район хастаханәсенең бүгенге эшчәнлеге белән зур кызыксынуын белдерде. Әлеге ветераннарга һәм хат авторларына игътибар йөзеннән районның баш табибы Мансур Китаев белән әңгәмәгә кердек һәм аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. 
 
–Мансур Рафагатович, әлеге хаттан мәгълүм булганча, сездә дәваланып чыккан бер төркем пациентлар хастаханәнең эшчәнлеген югары бәяләп язалар. Бу уңайдан нәрсә әйтә аласыз?
 
–Район кешеләре һәрдаим диспансеризация үтеп торалар. 2014 елда 1790 кешедә төрле чирләр барлыгы ачыкланды. Узган елда инфарк, инсульт очракларын киметүгә ирештек. Балалар тудыру йортында да күңелсез күренешләр булмады. Үлем очраклары бермә-бер кимеде. Медицина ярдәме күрсәтүне республика хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә алып барабыз. Узган ел 267 кеше республика үзәк хастаханәсенә озатылды. Шулар арасында баш мие кан әйләнеше бозылу, төрле травма алучылар, коронар синдром белән чирләүчеләр булды.  Клиник диагностика лабораториясе турында да яхшы сүзләр әйтәсе килә. Авыруларга диагноз кую һәм дәвалау өчен биохимик анализларны вакытында һәм төгәл ясыйлар. Яңа җиһазлар булдыру алып барыла.  Махсус  программа нигезендә алты фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды. Бәтке һәм Кече Әшнәк авылларында яңалары төзелде. Хастаханәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен барлык уңайлыклары белән ике палата җиһазландырылды.  
 
–Хастаханә яңартылу һәм техник җиһазлану ягыннан шактый заманча үзгәрешләр кичергән, коллективның республика күләмендә рейтингы күтәрелгән. Монда кадрлар мәсьәләсе зур роль уйный дип бәянли аласызмы?
 
–Яңа яшь хезмәткәрләр килүе белән кадрлар ныклыгына ирештек. Быел тугыз табибны эшкә алдык. Шуларның икесе яшь белгечләр. 46 табибның унбере югары, ә сигезе беренче категориягә ия. Шулай ук бездә өч медицина фәннәре кандидаты, ике Татарстан республикасының атказанган табибы эшли. Хезмәткәрләребез төрле конкурсларда катнашалар, алдынгы урыннарны алалар. Рейтинг буенча алдагы елларда хастаханә республика буенча соңгы урыннарда торса, 2014 елда без 22-23 урынга күтәрелдек. Бу, минемчә, алга китүгә бер адым. 
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Гөлназ Зарипова.
 
Фото редакция архивыннан алынды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *